Тинчурин театры яңа сезонын ача
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Бүген, татар театрына нигез салучыларның берсе, күренекле драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчурин туган көндә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 90 нчы юбилей сезонын ача. Традициягә әверелгән әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан театр, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә, төрле чаралар әзерли.
Бүген, татар театрына нигез салучыларның берсе, күренекле драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчурин туган көндә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 90 нчы юбилей сезонын ача. Традициягә әверелгән әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан театр, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә, төрле чаралар әзерли.
10.00 сәгатьтә Казанның Архангел зиратында (Даурия ур., 1а), Кәрим Тинчуринны искә алып, ул күмелгән урынга чәчәкләр салыначак. Чарада Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре, театр җәмәгатьчелеге, әдәбият һәм сәнгать әһелләре катнашачак.
11.30 сәгатьтә К.Тинчурин паркында әдипнең иҗаты яктыртылачак, драматург бюстына чәчәкләр куелачак.
18.30 сәгатьтә Нәкый Исәнбәт туплаган татар халык дастаны, Туфан Имаметдинов инсценировкасы буенча куелган «Идегәй» спектакле белән К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 90 нчы юбилей сезонын ача. Тамашачыларны театр артистлары һәм Ильяс Камал җитәкчелегендәге театр оркестры каршы алачак.
Яңа сезонда, октябрьдә Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсы узачак. 6 ноябрьдә тантаналы юбилей кичәсе үтәчәк. Әлеге чараларның барысы да К.Тинчурин театры оешуга 90 ел тулуга багышлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк