Тинчурин театрында - премьера!
Тинчурин театрында - премьера!
26, 27 гыйнвар көннәрендә биредә татар халкының иң танылган тарихи эпосларының берсе - «Идегәй» дастаны буенча спектакль куела.
«Идегәй» – Алтын Урда таркалу чорында булган тарихи вакыйгаларга нигезләнгән.
Спектакль Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана.
Режиссеры Туфан Имаметдинов, Идегәй ролен яшь актер Илнур Гарифуллин, Шаһтимер - Зөфәр Харисов, Туктамыш хан - Ирек Хафизов, Йәникә - Гүзәл Гайнуллина башкара.
Бүген "Идегәй" премьерасына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов ни өчен Тинчурин театрындагы премьераларны калдырмый йөрүе турында сөйләде, ә театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов: "Премьераны карамасагыз, йоклый алмый җәфа чигәчәксез, вакытында карап калыгыз", - дип, 26.27 гыйнвар көннәрендә премьерага дәште.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 февраль 2023 - 12:21
-
7 февраль 2023 - 11:59
-
6 февраль 2023 - 15:06
-
3 февраль 2023 - 14:11
-
1 февраль 2023 - 09:07
-
30 гыйнвар 2023 - 15:59
-
30 гыйнвар 2023 - 13:21
-
26 гыйнвар 2023 - 13:47
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте