Логотип
Хәбәрләр

Тиздән яңа сезон ачыла!

Тиздән! Октябрьдә Кариев театры яңа сезонны ачып җибәрәчәк. Бу вакыйгага әзерлек бөтен көченә бара. Яңа сезонда театрның юбилее да билгеләп үтеләчәк. 30 еллык тарихы булган Кариев театры быел шау-шулы...

Тиздән! Октябрьдә Кариев театры яңа сезонны ачып җибәрәчәк. Бу вакыйгага әзерлек бөтен көченә бара. Яңа сезонда театрның юбилее да билгеләп үтеләчәк. 30 еллык тарихы булган Кариев театры быел шау-шулы премьералар, эксперименталь тамашалар, иҗади ачышларга әзерләнә.

Үткән сезонда “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте”, “Саранлыктан дәва”, “Мәхәббәт күгәрченнәре” спектакльләре аншлаг белән узды. Яңа сезонда исә тамашачыларга режиссер Эльдар Гатауллинның “Юлдаш юл билгеләре илендә” һәм Илфат Камалиев куелышында “Ут чәчәге” премьералары әзерләнә. Шулай ук “Ләйлә - Мәҗнүн” (Низами), “Кәҗүл читек” (Г.Исхакый), “Минем иркәм – умартачы” (К.Кәримов) спектакльләре дә тәкъдим ителәчәк.

Бүгенге көндә артистларыбыз күчмә спектакльләр белән Казанның төрле мәйданарында чыгыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021