Логотип
Хәбәрләр

Үткән белән бүгенге арасында "терәлеп" калган татар турында Казанда фильм чыга

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда “Кире” комедиясен төшерүчеләр татар теле чисталыгы өчен көрәшүче һәм татар мәдәниятен саклаучы буларак тәкъдим ителгән төп геройны а...

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда “Кире” комедиясен төшерүчеләр татар теле чисталыгы өчен көрәшүче һәм татар мәдәниятен саклаучы буларак тәкъдим ителгән төп геройны аннотацияләрендә “горе-герой” дип атаганнар. Мансур ролен Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша башкарды. Аны фильмны төшерүчеләр “Ул үткән һәм бүгенге арасында "терәлеп" калган”, “тамырлары белән артык тирән китеп, алга таба хәрәкәтләнмәс дәрәҗәгә җиткән”, дип атыйлар.

“Татар-информ” хәбәрчесе “горе-герой” турында актерның фикерен белергә теләп, Фәнис Җиһаншаның үзе белән элемтәгә чыкты. “Аның “горе”мы, “горе түгел”ме икәнлеген тамашачы бәяләр, - диде Фәнис Җиһанша. - Герой үзен кысаларда тотып, булган проблемаларны үз карашыннан гына чишәргә омтыла, замананың үзгәрүенә игътибар итмәве, кызының ни өчен аны аңларга теләмәвен белергә ашкынып тормавы, диалогка бармавы – бер битлек китереп чыгара. Ул, фәнни хезмәткәр буларак, татар теленең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында китап яза. Җитәкчесе аңа бу китапны беркем дә укымаячак, дип әйтә. Шунда ул яшәвенең яме, куелган максатларының юкка чыкканлыгын аңлый. Андый кешеләр булса, алар үзләрен таныячак”.

Фильмның пиары белән шөгыльләнүчеләрнең берсе, үз исеменең язылуын теләмичә генә, геройның антигерой булмавын, ә характеры аракасында проблемалар уртасында калуын әйтте. Аны принципиальлеге белән “комедия транскрипциясендә” булуын билгеләп, аны “трабллар өчен магнит” дип атады. “Горе” сүзенең дә яратып әйтелүен, монда трагик контекст булмавын ассызыклады. Ул Фәнис Җиһанша героен Луи де Фюнес, Чаплин, Джим Керри, Пьер Ришар геройларына тиңләштерде. “Бу - гротесклы комедия, - дип басым ясады “горе-герой” турындагы аннотацияне шәрехләүче ханым. – Мансур проблеманың җиңелрәк чишелешен күрмичә, үзен кыен хәлгә куя”.

Фильмның режиссерлары – Рөстәм Рәшитов һәм Илсөяр Дамаскин. Рөстәм Рәшитов - Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган, дипломлы, яшь, өметле кинорежиссер. Илсөяр Дамаскинның кинорежиссерлык буенча махсус белеме юк.

Фильмда Фәнис Җиһанша, аның хатыны ролендә Зөлфия Вәлиева, кызы ролендә Гүзәл Сибгатуллина төшкән. “Тамырларыннан аерылган” Камил ролендә - Камил Ларин.

Хәзерге вакытта фильмның өстәмә төшерүләре бара.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк