әтнә театры режиссеры иң олы бүләккә лаек булды
Оренбург шәһәрендә узучы «Восток-запад, классика и авангард» XI халыкара кинофестивале агымдагы елның 30 августында төгәлләнде. Әлеге бәйгедә “Мулла” фильмы җиңү яулады. "Иң яхшы ир-ат роле" һәм "Иң я...
Оренбург шәһәрендә узучы «Восток-запад, классика и авангард» XI халыкара кинофестивале агымдагы елның 30 августында төгәлләнде. Әлеге бәйгедә “Мулла” фильмы җиңү яулады. "Иң яхшы ир-ат роле" һәм "Иң яхшы фильм" номинацияләрендә Рамил Фазлыев иң олы бүләккә лаек булды, дип яза җирле басма сайты.
Туфан Миңнуллинның "Мулла" әсәре буенча куелган спектакль - Әтнә театрына чын табыш, катлы-катлы уңыш китерүче спектакль булды. Халык театры шушы спектакль белән иң зур җиңү яулады. Шушы спектакльдән соң Туфан ага Миңнуллин Әтнә халык театрын Дәүләт театры итәргә кирәк", дигән безгә бик кадерле булган, артистларыбыз эшенә олы бәя биргән фикерен әйтте. Туфан ага фатихасы белән "Мулла" спектакленнән соң Әтнә халык театрына Әтнә дәүләт драма театры дигән исем бирелде. Аннан соң да бу спектакль күп мәртәбәләр уйналды. Артистларның, режиссер Рамил Фазлыевның үз эшенең остасы булуы "Мулла" фильмын төшерүгә, төп рольне уйнауга сәбәп булды.Һәм менә тагын чираттагы уңыш. Әлеге олы бүләк "Мулла" фильмында катнашучыларның, аны төшерүчеләрнең дә зур уңышы.
Әтнә дәүләт драма театры артистлары, аның режиссеры Татар киносы үсешенә саллы өлеш кертте. Һәм без бу уңыш белән хаклы рәвештә горурланабыз, диелә район хәбәрендә.
“Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк