Логотип
Хәбәрләр

«Туган авылым» комплексында Рамазан аеның беренче ифтары үтте

Дәрәҗәле кунаклар катнашында үткән мәҗлестә комплекс хуҗаларының берсе Радик Абдрахманов бу чара белән республикада үтәчәк башка авыз ачу мәҗлесләренә башлангыч бирәбез дип белдерде.

Билгеле булганча, "Туган авылым" ел саен республика күләмендә үткәрелә торган зур ифтар чарасын үткәрүчеләрнең берсе. Быел ул 13 мартта "Казан Экспо" үзәгендә булачак. Кунакларны сыйлау өчен хәтта хәләл кола таптык дип белдерде Радик әфәнде. Ә 14 мартта исә Fashion Iftar оештырыла. Ул быел унынчы тапкыр үткәрелә һәм республиканың иң чибәр кызларын бер мәйданга җыя. Мондый матур чарага илдә генә түгел, бөтен дөньяда тиң юктыр ди комплекс җитәкчесе. Иң изге айларыбызның берсе - Рамазан ае хөрмәтенә бизәлгән зал, сый-нигъмәт тулы табыннар, берсеннән-берсе дәрәҗәле кунаклар беренче ифтар мәҗлесен чын мәгънәсендә затлы итте. "Туган авылым"да ифтарлар һәр көн үтәчәк. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!

Фото - Зөлфия Гыйлметдинова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021