Логотип
Хәбәрләр

Тукайның 140 еллыгына багышланган бәйге узачак

Шәрык клубы апрель аенда традиция буенча Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган IV нче «Мәңгелек шигърият» дип исемләнгән нәфис сүз осталары бәйгесен үткәрәчәк! Быел бәйге Г. Тукайның тууына 140 еллыгына багышланачак.

Бәйгенең төп максаты: балаларда бөек шагыйрь Г.Тукайга, аның иҗатына карата горурлык һәм ихтирам хисләре тәрбияләү; укучы яшьләрне татар поэзиясе дөньясына, милли мәдәният кыйммәтләренә җәлеп итү; сәнгатьле уку осталыгын, артистлык сәләтләрен үстерү.

Бәйгедә катнашу өчен Татарстан Республикасының барлык төр һәм типтагы белем бирү оешмаларының 1-11 нче сыйныф укучылары чакырыла.

Яшь төркемнәре:

1 нче яшь төркеме – 1-4 нче сыйныф укучылары;

2 нче яшь төркеме – 5-6 нчы сыйныф укучылары;

3 нче яшь төркеме – 7-8 нче сыйныф укучылары;

4 нче яшь төркеме – 9-11 нче сыйныф укучылары;

5 нче яшь төркеме – 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге өлкәннәр.

Бәйге номинацияләре

– шигырьне индивидуаль башкару;

– шигырьне күмәк башкару (5 кешедән артмаска тиеш).

 

Бәйге 2026 елның 23 мартыннан 13 апреленә кадәр үткәрелә.

Бәйге 2 этаптан тора:

I нче этап – гаризалар һәм конкурс чыгышларын кабул итү (2026 елның 23 мартыннан 13 апреленә кадәр);

II нче этап – иң яхшы нәфис сүз осталарын билгеләү (2026 елның 25 апреле).

Бүләкләү тантанасы 2026 елның 25 апрелендә 12:00 сәгатьтә «Шарык клубы»нда узачак. Адрес: Татарстан ур., 8 нче йорт.

Бөтен шартлар белән дә Шәрык Клубының социаль челтәрләрендә таныша аласыз. 

Фото – Риф Якупов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021