Туристик кешбэк программасы төгәлләнә
Туристик кешбэк программасы төгәлләнә
1 мартка каршы төндә Россиядә ил буйлап сәфәр кылу өчен туристик кешбэк программасы вакытыннан алда төгәлләнәчәк. Ростуризмда аңлатуларынча, программаның бишенче этабы бүленгән акчалар бетү сәбәпле тәмамлана. «Программадан 700 меңгә якын кеше файдаланган – алар кешбэк кулланып сәфәр кылуга 12 миллиард сум акча сарыф иткән. Һәм алдан билгеләнгән шартлар нигезендә кешеләрнең карталарына 2,5 миллиард сумнан артык акча кире кайткан», - дип аңлатты Ростуризм башлыгы Зарина Догузова.
Ул билгеләп үткәнчә, әлеге программадан файдаланып калырга теләүчеләргә 1 мартка кадәр билет сатып алырга кирәк.
Программаның бу этабы 18 гыйнварда башланды. Аның шартлары буенча туристлар сәфәргә 30 апрельгә кадәр кузгала, ә елга буйлап сәяхәткә навигация башланганнан алып 1 июньгә кадәр юл тота ала иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк