Логотип
Хәбәрләр

Уң булсын!

«Сәйяр» фестиваленең уңга илтүче юллары һәрчак «уң булсын!» диясе генә кала.

Илгиз Илдар улы Халиков,

Татарстан мәгариф һәм фән минстрлыгының Милли тәрбия бирү идарәсе җитәкчесе:

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Язманы Тукайның мәгълүм шигыреннән башладык, чөнки сүз Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел да уздырыла торган «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары бәйрәме хакында. Кыскасы, «Сәйяр» фестивален уздырганда алга нинди максатлар куелу турында.

Белем бирүдә, балаларга гыйлем өстәүдә театр сәнгатеннән файдалану, шагыйрь әтймешли, бик кирәкле шәйдер. Сәхнә гомер буена матурлык үзәге булып килә. Ошбу фестиваль аша балалар күңелендә Матурлык тәрбияләү безнең беренчел бурыч.

Сәхнә баланы сөйләшергә, үз-үзен тотарга өйрәтә, бигрәк тә авыл баласының күңленә кыюлык иңдерә. Сәхнә күнекмәләрен узган кеше кирәк урында, кирәк вакытта һәрчак үз сүзен тартынмыйча дөрес итеп әйтә алачак.

Гадәттә, балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары сайлап алынган әсәрләрнең барысы диярлек дәрес программаларына кергән була. Димәк, материалны яхшырак үзләштерү өчен дә әлеге чара зур ярдәм дигән сүз.

Шоу-бизнес, гомумән, сәхнә бүген бигрәк тә игътибар үзәгендә. Сәхнәгә менгән бала шуны тоя һәм үзенең кирәклеген тагын бер кат психологик яктан раслый ала. Димәк, педагогик-психологик яктан да театр түгәрәкләрендә катнашуның зур файдасы бар дигән сүз.

Фестивальдә катнашучы театр коллективлары сайлап алган драма әсәрләрендә әхлак тәрбиясенең энҗеләре салынган. Димәк, бу яктан да отабыз булып чыга. Сәхнә нуры балага әхлак тәрбиясе бирә.

«Күңелдә йоклаган дәртне уята театр» ди Тукаебыз. Димәк, театр түгәрәге моңарчы ачылмаган энергияне дөрләтеп җибәрә, баланы шәхес буларак ачарга ярдәм итә дисәк тә хак булыр.

«Кире юлга җибәрми, уңга илтә», ди, шагыйрь. Безнең бар максат - баланы якты, дөрес юлдан җибәрү, шул юлдан алып бару икәнлеген ассысзыклаган очракта ошбу ниятебез дә үзен аклый икән. «Сәйяр» фестиваленең уңга илтүче юллары һәрчак «уң булсын!» диясе генә кала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк