Ут уйнаткан «Ут чәчәге»
Зиннур Хөснияр авторлыгында Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрында сәхнәләштергән «Ут чәчәге» премьерасын карадыгызмы әле? Карамаганнарның шундук кәефен төшереп куйыйм әле ‒...
Зиннур Хөснияр авторлыгында Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрында сәхнәләштергән «Ут чәчәге» премьерасын карадыгызмы әле? Карамаганнарның шундук кәефен төшереп куйыйм әле ‒ күпне югалткансыз. Барып, бушанып, тетрәп кайтасыгыз килсә ‒ сезгә, һичшиксез, әлеге спектакльне карарга кирәк. Наркоманияне нигез итеп алган әсәр Американы ачмаса да, кешеара мөнәсәбәтләрдә шактый кирәкле-үтемле сөяльләрне үзенә алган. Әни белән бала, хатын-кыз белән ир-ат арасындагы садә хисләр, яшьлекнең чиста булырга тиешлеге, акча түгел, кеше күңеле, җан хисенең өстенлеге кебек бервакытта да җуелмас кыйммәтләр булуына ишарә итә ул. Мәликә ‒ Рузанна Хәбибуллина, Миләүшә белән Гаяз ‒ Татарстанның атказанган артистлары: Гөлнара Абитова һәм Илнар Низамиевләр уенына карап, афәрин генә диярлек. Минем аһ итеп утырганым мелодрамадагы пластик биюләр булгандыр: анысы өчен Нурбәк Батуллага бишле куярлык. Режиссер Илфат Камалиевнең эшен дә зурлап билгеләп үтәрлек ‒ минималь декорацияләр белән дә таулар күчереп буласын күрсәтә алды ул. Нәрсә бөтен нәрсәне сөйләп бетерәм ди әле мин сезгә? Биш тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр үз күзең белән күрүгә җитәме соң инде...
9 нчы гыйнвар көнне 18.00 сәгатьтә Кариев театрында күрешкәнчегә кадәр!
Билет алырга: tickets.karievteatr.ru
Автор: Гөлнара Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк