Ваһапов фестиваленең чираттагы акциясе ризасызлык белән төгәлләнгән - билетлар җитмәгән
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ваһапов исемендәге татар җыры фестивален оештыручылар бөек җырчының 110 еллыгы уңаеннан акция үткәреп, кыен хәлгә калган. Алар Ваһапов фестивал...
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ваһапов исемендәге татар җыры фестивален оештыручылар бөек җырчының 110 еллыгы уңаеннан акция үткәреп, кыен хәлгә калган. Алар Ваһапов фестивале лауреатларының чираттагы концерты алдыннан "110 еллыкка 110 билетны 110 сумга" дигән акция уздырып, филармония кассасы алдында ыгы-зыгы тууга сәбәпче булган.
"Билетлар бик тиз сатылып бетте. Электрон билетлар сатылуын да истә тотсак, билетлар күз алдында юкка чыга барды, һәм билет алучылар арасында ызгышка да сәбәп булды", - дип аңлата "Татар-информ" хәбәрчесенә Ваһапов фонды җитәкчесе, танылган продюсер Рифат Фәттахов.
Акция Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 12 мартта булачак "Ваһапов фестивале йолдызлары" концерты алдыннан уздырылган булган. Билетлар 400 сумнан 1000 сумга кадәр.
Алга таба Ваһапов фонды мондый акцияләрне уздырырмы-юкмы - Рифат Фәттахов тәгаенләмәде, әмма Фестиваль яңалыкларын карап барырга киңәш итте.
Искәртеп үтәбез, быел бөек татар җырчысы Рәшит Ваһапов тууга 110 ел була. Быелгы фестиваль чаралары шушы юбилейга багышлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк