«Ватаным Татарстан»ның баш мөхәррире алышына
Бүген интернеттагы мәгълүмат чараларында «Ватаным Татарстан»ның баш мөхәррире алышынуы турында мәгълүмат таралды. Моңа кадәр 15 ел буе баш мөхәррир вазыйфасында танылган журналист, мөхәррир, укытучы,...
Бүген интернеттагы мәгълүмат чараларында «Ватаным Татарстан»ның баш мөхәррире алышынуы турында мәгълүмат таралды. Моңа кадәр 15 ел буе баш мөхәррир вазыйфасында танылган журналист, мөхәррир, укытучы, эшенең югары остасы Миңназыйм Сәфәров булды.
«Ватаным»га килер алдыннан ул «Татарстан яшьләре» газетасында озак еллар эшләү дәверендә ул аналитик фикер йөртә торган, йөгерек телле, кыю журналист булып танылды. Журналистлык эшчәнлеге белән беррәттән Миңназыйм Мәүлит улы КФУда булачак журналистлар да тәрбияли. Ул күп еллар эшләгән урыныннан китүе сәбәпләрен яктыртмый.
Татарстанның төп дәүләт газетының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова булачак дигән имеш-мимешләр дә йөри. Бүгенге көндә Гөлнара Ильяс кызы «Шәһри Казан» газеты һәм «Сөембикә» журналы баш мөхәррире булып эшли. Эш дәверендә ханым үзен актив, эзләнүчән, эшчән җитәкче итеп күрсәтә белде.
Автор: Эльвира Сабирова
Фото: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк