Видео: Февральдән "Шаян" телеканалында "Супер канатлар" мультсериалы күрсәтеләчәк
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 1 февральдән “Шаян” балалар телеканалында “Супер канатлар” дип исемләнгән балалар сериалы күрсәтелә башлый. Кореяда төшерелгән бу мультсериалны т...
(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 1 февральдән “Шаян” балалар телеканалында “Супер канатлар” дип исемләнгән балалар сериалы күрсәтелә башлый. Кореяда төшерелгән бу мультсериалны татарчага “Аксу” студиясе тәрҗемә иткән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Аксу” студиясенең дубляж режиссеры Әлфия Һадиева әйтте.
"Аксу" студиясенең мультфильмнарга татарча дубляж ясау тәҗрибәсе бар – 2016 елда ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча “Фиксиләр” балалар мультфильмын әзерләде. 2017 елда Кореяда чыккан “Супер канатлар” балалар сериалын тәрҗемә итүгә дә заказ министрлыктан килгән. "Без рус теленнән тәрҗемә иттек, чагыштырыр өчен инглиз телендәге вариантын да бирделәр. Тәрҗемә мөхәррирләре – шагыйрә һәм тәрҗемәче Флера Тарханова, "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Рәшит Минһаҗев. Моннан тыш, артистларга басымнарны дөрес куярга өйрәтүче белгечләр дә җәлеп ителде”, – диде Әлфия Һадиева.
“Супер канатлар” балалар сериалы 0+ категориясендә, ул 52 сериядән гыйбарәт, һәр сериянең озынлыгы 12 минут. Сериалның русча варианты “Супер крылья” дип атала, аны “Супер канатлар” дип тәрҗемә иткәннәр. “Җәһәт канатлар”, “тиз канатлар” һәм башка вариантлар тәкъдим ителде. “Супер” дигән сүзгә без татар телендә төгәл, дөрес төшенчә таба алмадык, чөнки, сюжет буенча, һәрбер сериядә очкычлар катнаша, диспетчеры кеше рәвешендә күрсәтелә, ә очкычлар очып йөри, шуңа күрә “супер” вариантында тукталдык”, – диде режиссер.
Сериалдагы геройларны Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары, танылган җырчылар тавышландырган.
“Ни өчен тәрҗемәгә чит ил мультфильмын сайладыгыз?” – дигән сорауга Әлфия Һадиева: “Чит ил мультфильмнарның сыйфаты яхшы. Әгәр татар телендә шундый сыйфатлы мультфильмнар була калса, аларны, һичшиксез, караячаклар. Төрле яктан мәгълүмат алу, мультфильмда кызыклы темалар чагылу баланың үсешенә тәэсир итә, аның дөньяга карашын киңәйтә”, – дип җавап бирде.
"Супер канатлар" мульфильмы "ТНВ-Татарстан" телеканалының Шаян-ТВ балалар канылында 15.00 сәгатьтә "ТНВ-ТПланета" телеканалында 15.15 сәгатьтә эфирга чыгачак.
"Шаян" балалар телеканалы быел 1 февральдән эшли башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк