Логотип
Хәбәрләр

Хыялсыз кеше – канатсыз кош

Гади чәчтараштан уңышлы продюсер һәм бизнес-ханымга әйләндем. Бу дәрәҗәгә ирешү өчен, бик озын юллар аша узарга, тулысынча үзгәрергә туры килде. Минем белем алу турында 80 нән артык диплом һәм сертификатым, тормышка ашырган дистәләгән бизнес-проектларым бар.

Хыяллар, аларга тугры калып, чынга ашыру турында һәр икенче “белгеч” сөйли. Кичәге бухгалтер яки икътисадчының бүген коуч яки продюсер булып эшли башлавы табигый күренешкә әверелеп бара. Әңгәмәдәшем Альбина Корбанова без әле мондый сүзләрнең мәгънәсен аңлау түгел, ишеткән дә булмаган заманнардан ук башкаларга, туры мәкънәсендә, үз йөзен булдырып, үз юлын табарга ярдәм итә. Чәчтараштан республикабызның “Экспертлар берлеге” оешмасы президенты, шәхси-бренд буенча продюсер дәрәҗәсенә ирешкән, “Татарстан бренды” премиясен булдыручы һәм башка бик күп төрле регалийлар иясе Альбина ханым белән уңыш серләрен эзлибез.

  • Сез бик җаваплы һәм зур юнәлештә эш алып барасыз. “Экспертлар берлеге” оешмасы белән якыннан таныштырып китсәгез иде.

  • Экспертлар берлеге” – ул төрле юнәлештә эшләүче эшмәкәрләрне берләштерә торган оешма. Аңа нигез салганчы, шушы юнәлештә тәҗрибә уртаклашу, мәгълүмат туплау, аралашу өчен җирлек булырга тиеш, дип уйладым. Ул нәкъ шулай булып чыкты да. Хәзерге көндә оешма әгъзалары бик күп уртак проектларны тормышка ашырды инде. Без һөнәри мәнфәгатьләрне яклап, хакимият органнары белән дә кулга-кул тотынышып эшлибез.

  • Димәк, сез булдырган оешмага кушылучылар тагын да зуррак уңышларга ирешә?

  • Әлбәттә, сезнең тозлы кыяр эффекты турында ишеткәнегез бармы? Тозланган кыярлар салынган банкага яңа гына түтәлдән өзеп калган кыярны салсак, ул да тозлы булачак бит?! Безнең берлеккә кушылган белгечләр, үз эшенең осталары белән аралашып кына да белем дәрәҗәсен арттыра ала. Тормышта әйләнә-тирә мохит бик мөһим роль уйный. Без шәхси брендны үстерүгә зур игътибар бирәбез. Шулай ук төрле зур масштаблы конференцияләрдә, күргәзмәләрдә, форумнарда катнашу экспертларга яңа үрләр яуларга мөмкинлек бирә.

  • Сезнең берлеккә теләгән һәр эшмәкәр дә кушыла аламы?

  • Безнең оешма эчендә сайлау органы – совет та бар. “Экспертлар берлеге” әгъзасы булу – яхшы репутация иясе булу дигән сүз. Без тәкъдим иткән хезмәтләрнең гарантиясе дә зур. Шуңа күрә билгеле бер стандартлар буенча эшлибез. Һәр эксперт тикшерү аша уза. Намуссыз эшмәкәрләрдән торган кара исемлегебез дә бар.

  • Димәк, шулай ук сез 2023 ел ахырында гына уздырган “Татарстан бренды” премиясенә ия булучылар да зур сынаулар аша уза?

  • Иң башта шуны әйтергә кирәк: беренче тапкыр оештырылган бу чара традицион булачак. Чараны Казанда гына түгел, туган шәһәрем Яр Чаллыда да уздырырга телим. Номинант булу өчен, эшмәкәрләргә һәм эскпертларга сайтта анкета тутырырга кирәк. Аннары инде брендның кыйммәте, продукт һәм хезмәтләрнең сыйфаты, шушы өлкә үсешенә керткән өлеше бәяләнә. Узган премиядә күп кенә кызыклы яңа проектлар билгеләнде.

  • Шәхси брендка килгәндә, һәр кеше дә аны булдыра аламы? Хәзерге көндә бу сүзләр аеруча популяр?

  • Һәр кеше уникаль. Шуны әйтәсем килә: сез элек кем булуыгызны түгел, ә хәзерге көндә башкаларга нәрсә бирә алуыгыз турында уйларга тиеш. Мин бит үзем дә шуның ачык мисалы. Гади чәчтараштан уңышлы продюсер һәм бизнес-ханымга әйләндем. Бу дәрәҗәгә ирешү өчен, бик озын юллар аша узарга, тулысынча үзгәрергә туры килде. Минем белем алу турында 80 нән артык диплом һәм сертификатым, тормышка ашырган дистәләгән бизнес-проектларым бар. Иң мөһиме, үзеңә ышанырга һәм сайлаган юлың буенча алга барырга кирәк.

  • Үзегезнең юл күрсәтүчегез дип кемне атый аласыз?

  • Беренче чиратта, әнием. Ул һәрвакыт: “Бу – синең тормышың, үзең хәл ит”, диде. Шулай итеп, мин чынлап та үз тормышымның авторына әйләндем. Без бай яшәдек дип әйтә алмыйм. Әти-әниемнең безне аякка бастыру өчен ничек тырышып эшләгәннәрен мәңге онытмам. Ә менә икетуган апам, 90нчы елларда ук үз бизнесын булдырып, миңа үрнәк күрсәтте. Мин аның белән еш аралаштым, аның кебек уңышлы булырга омтылдым. 14 яшемдә тормышымда барлыкка килгән остазым Ирина Анатольевнага рәхмәтләрем чиксез. Мине нәкъ менә ул матур чәчләр дөньясына алып керде. Гаҗәеп гүзәл, сокландыргыч укытучыма карап, уңышның сере тышкы яктан да матур булуда икәненә төшендем.

  • Димәк, тагын бер өстенлекле ягыгыз: сез кешене күңеле белән генә түгел, ә төс-кыяфәте белән дә матур булырга өйрәтәсез?

  • Әлбәттә, шәхси бренд ул – бар яктан да үзеңә җәлеп итү. Мин үземнең шәхси брендымны мәктәп елларында ук булдырдым. Укудан тыш, җәмәгатьчелек эше белән дә шөгыльләндем, иҗатка да өлгердем. Миңа мәктәп диварлары эчендә генә утыру җитми иде. Югары белемне дә читтән торып алдым. Укыганда эшләүдән тыш, үзем дә чәчтараш-визажист курслары ачып, югары сыйныф укучыларын әлеге матур һөнәргә гашыйк иттем. Минем укытучылык стажым да 23 ел.

  • Тыңлап торсаң, сезне уңыш үзе эзләп тапкан кебек?

  • Әйе, хәзер сөйләргә рәхәт, барысын да әзер генә китереп биргәннәр кебек. Минем дә абынган, хәтта егылган вакытлар булды. Ләкин мин хыялларымны сатмадым. Бер ялсыз, тәүлек буе эшләгән чаклар булды, чөнки мин бер эштән курыйкмыйм да, оялмыйм да. Заманында “югары белемең була торып, чәч кисеп, буяп йөрисең”, диделәр, хәтта якын кешеләрем дә мине аңламады. Киресенчә, сүз белән генә булса да, аяк чалырга теләүчеләр очрады. Ләкин аларның сүзе миңа мотивация булды, тагын да тырышып эшләргә көч бирде. Минем үземнең шәхси матурлык салонын ачып, анда югары квалификацияле белгечләр дә укыттым. Икътисад буенча алган белемнәрем барлык бухгалтерлык эшләрен алып барырга ярдәм итте.

  • Уңыш серләрен барлауны дәвам итсәк, тагын нинди пунктларны өстәр идегез?

  •  Карарларны тиз кабул итәргә кирәк. Хәзерге вакытта бигрәк тә озак уйлап торырга ярамый. Шуны истә тоту мөһим: һәрвакыт план “Б”, план “В” булырга тиеш.

  • Альбина ханым, сез оештырган проектларны санап бетергесез. Сез бик тә уңышлы бизнес-леди. Ләкин хатын-кыз – беренче чиратта әни...

  • Беренче тапкыр 2012 елда малай әнисе булдым. Дөрестән дә, яңа статус тормышымны бөтенләй диярлек үзгәртте. Яңа максатларым барлыкка килде. Күп көч куеп эшләгән бизнесны саттым. Бу ситуацияне авыр кабул иттем. Ләкин төпкә төшмичә, өскә күтәрелеп булмый. Яңа уңышларга ирешү өчен, миңа бу юлны үтәсе булган.

  • Башка яңа бизнес ачтыгызмы?

  • Юк, мин Мәскәү технологик университетына маркетинг юнәлеше буенча укырга кердем һәм беренче тапкыр “дистанцион белем бирү” дигән сүзләр белән очраштым. Онлайн укыту индустриясенең барлык юнәлешләрен өйрәндем. Нәтиҗәдә мине дәүләт белем бирү оешмасына эшкә чакырдылар. Мин укытучыларны онлайн укытуга күчәргә өйрәттем, төрле конференцияләрдә чыгыш ясадым. Уңышка ирешүнең тагын бер сере – алган белемнәрне практикада да кулланырга кирәк.

  • Бренд-продюсер исеменә юл, дөрестән дә, бик озын икән...

  • Кызым тугач, икенче декрет ялында минем тагын яңа сулыш барлыкка килде. Тагын да канатланып китеп, шәхси үсеш өлкәсен аңлы рәвештә өйрәнә башладым. Шушы чорда дөньякүләм масштабка чыктым. “Вакыт – акча” дигән онлайн-курсымны да бөтен дөнья буенча 5000нән артык укучы узды. Әйткәнемчә, балачактан килгән матур хыялларымны тормышка ашырып яшәвемне дәвам иттем. Казан финанс һәм икътисад институтының биек баскычларыннан менеп, “укытучы-тикшеренүче” квалификациясе буенча аспирантурада укыдым. Белемемне арттырудан тыш, халыкара конкурсларда да җиңү яуладым.

  • Димәк, декрет ялы – яңа мөмкинлекләр вакыты да?

  • Әлбәттә, аны бары тик дөрес файдаланырга гына кирәк. Хәзерге әниләрнең күбесе шуны аңлый: үзе өчен яңа юнәлешләр ача. Вакытның акча икәнен онытмаска кирәк. Уңыш баскычыннан югары менгән саен, фикерләр дә, кыйммәтләр дә үзгәрә.

  • Хәзерге көндә күңел халәтегездән канәгатьме?

  • Камиллеккә чикләр юк. Ләкин, беренчедән, мин приоритетларны дөрес куярга өйрәнүемә сөенәм. Икенчедән, барлык алган белемнәрем, тәҗрибәм аркасында башкаларга ярдәм итә алуым белән бәхетлемен. Өченчедән, мин нинди бар, шундый булырга өйрәндем. Кемнедер кабатлап яшәмәгез, үз фикерегезне әйтүдән яки башкаларның тискәре фикер әйтүеннән курыкмагыз. Әйләнә-тирәгездә сезне аңлый торган кешеләр булу күпкә яхшырак.

  • Мәхәббәт яшәтә” дигән бик матур концерт та оештырып, зур бәйрәм ясаган идегез? Бу да сезнең эшчәнлекнең бер юнәлешеме?

  • Әйе, Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров һәм Альбина Апанаеваның иҗатын яңача ача алдым. Концерт исеменнән күренгәнчә, тормышыбызда мәхәббәт төп урынны алып тора. Чараның һәр мизгелендә бу саф хис чагылыш тапты.

  • Димәк, киләчәккә куелган яңа максатлар арасында татар эстрадасы белән эшләү дә бар?

  • Әйе, татар дөньясына да файдалы буласым килә. Дөньяга танытырлык милли моңнарыбыз бар. Күп артистларга шәхси бренд буенча эшләргә дә эшләргә әле. Ниндидер шаблон буенча эшли торган артистларыбызга ярдәм итәсем килә. Концертларны да башкача уздырып була. Мин инде берничә шундый проектны тормышка да ашырдым. Татар халкына хас булган тыйнаклык, оялчанлык та үз ролен уйныйдыр, сүз дә юк. Ләкин танылуны, башкача әйтсәк, пиарны аны матур юллар белән дә эшләп була. Мин шуңа өйрәтәм дә. Бездә никтер танылу өчен “сары яки кара пиар” гына кирәк дип ялгышалар. Брендны булдыру юлы ул – психолог белән эшләүгә тиң.

  • Уңыш сере ачылган саен ачыла гына бара. Укучыларыбызга тагын нинди теләкләр әйтер идегез?

  • Тагын кабатланам: хәзерге көндә үзегезнең кем булуыгызны аңлагыз. Башкаларга ничек ярдәм итә алуыгызны билгеләгез һәм шул юнәлештә үсегез. Уйларга курыккан әйберләр турында да хыялланыгыз. Хыяллану ул – чынбарлыктан качу түгел, киресенчә, аңа якынаю чарасы. Уңыш та хыялланып яшәүчеләрне ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк