Динара Әхмәт автор яңалыклары
-
ҮЗ-ҮЗЕМӘ ЫШАНАМ
24 ноябрьдә тамашачыларымны көтеп калам. Бергәләп ял итеп, җырлап-биеп уздырырбыз. Алып баручы буларак та, килгән кунаклар белән аралашачакмын. Ә 25 ноябрьдә Лилия Муллагалиеваның юбилей-концертында да чыгыш ясыйм. Шулай ук Санкт-Петербургка барып, клип төшереп кайттым. Үзем сценарист, режиссёр. Зәвыклы гына клип чыкты. Яңа иҗат җимешебез инде экраннарда. Аллаһы Тәгаләгә ышанып, аңа каршы бер адым ясау җитә, ул сиңа каршы мең адым ясый. Яңа көчләр белән бары тик алга! -
Хыял дөньясында яшим
Олы кызыбыз Нәргизә җыр-бию белән шөгыльләнде. Кызганыч, короновирус белән авырып, аякларына зыян килде, хәтта йөри алмаган вакытлары да булды. Табиблар аякларын кисәргә туры киләчәк дип тә куркыттылар... -
ХАЛКЫБЫЗ МОҢЫН САКЛАП ЯШИМ
Кояш белән Ай тирәсендә балкыган Чулпан йолдыз турында күпме әкият-хикәятләр язылган, җырлар җырланган. Татар халкының да үз Чулпан йолдызы бар. Татар җыр сәнгатенең Кояш һәм Ае белән бер сәхнәдә балкыган йолдыз ул. Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова исеме бөтен татар дөньясына билгеле. -
Хыялсыз кеше – канатсыз кош
Гади чәчтараштан уңышлы продюсер һәм бизнес-ханымга әйләндем. Бу дәрәҗәгә ирешү өчен, бик озын юллар аша узарга, тулысынча үзгәрергә туры килде. Минем белем алу турында 80 нән артык диплом һәм сертификатым, тормышка ашырган дистәләгән бизнес-проектларым бар.