"Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов академик булды
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов Россия Радио академиясе академигы булып сайланды. 31 гыйнварда академия утырышында Илшат Әминовны ка...
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов Россия Радио академиясе академигы булып сайланды. 31 гыйнварда академия утырышында Илшат Әминовны кабул итү турында карар чыгарылган. Бу турыда телекомпания сайтында хәбәр ителә.
Хәзер “Яңа гасыр” компаниясе составындагы “Болгар радиосы” FM-радиостанциясе дә әлеге дәрәҗәле һөнәри оешмада бар.
Россия Радио академиясе 2007 елда төзелгән. Ул эре медиахолдингларны һәм бәйсез радиокомпанияләрне, Телерадиотапшыручыларның милли ассоциациясен һәм Массакүләм мәгълүмат чаралары федераль агентлыгын берләштерә. Академия илдәге радиоиндустрияне үстерүгә ярдәм итә, төрле дәрәҗәдәге радиотапшыручыларның мәнфәгатьләрен яклый. Академия әгъзалары бергәләшеп авторлык хокуклары буенча мәсьәләләрне чишәләр, матбугат чараларын тикшереп торучы органнар белән аралашуда катнашалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк