Яңа вазифага билгеләнгән Ләйлә Фазлыева планнары белән уртаклашты
(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышында Ләйлә Фазлыеваның Татарстан Премьер-министры урынбасары вазифасына билгеләнгәнлеге мәгълүм булды. Ул с...
(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышында Ләйлә Фазлыеваның Татарстан Премьер-министры урынбасары вазифасына билгеләнгәнлеге мәгълүм булды. Ул социаль сәясәт мәсьәләләре өчен җаваплы булачак. Республиканың тугызынчы вице-премьеры журналистларга үзенең эшчәнлеге буенча кыскача планнары белән уртаклашты.
“Социаль сәясәт һәрвакыт катлаулы, дип уйлыйм. Әмма бер стратегия бар: ашыгычтан - мөһимгә таба. Социаль тармак өчен бу һәрвакыт гамәлдә”, - диде Ләйлә Фазлыева.
Вице-премьер иҗтимагый оешмалар белән эшчәнлек актив булачагын ассызыклады. “Бүген, 10-15 ел элеккегә караганда, иҗтимагый оешмалар күпкә статуслырак. Иҗтимагый оешмалар гражданнар җәмгыяте институты булып тора. Президент Аппаратында без иҗтимагый оешмалар белән эшләдек. Хәзер дә бу эш дәвам иттереләчәк. Хезмәттәшлек механизмнары шул ук калачак, кайбер өлкәләрдә бераз яңа сулыш өрелер, дип уйлыйм. Еш кына иҗтимагый оешмалар белән эшләгән вакытта, аларны ишетә белү мөһим. Иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек яңа сулыш алыр, дип уйлыйм. Социаль өлкәдә төп стратегияләрнең берсе - ачык булу. Ачык булу бик кыен. Һәр кеше белән аерым эшләү мөһим һәм катлаулы”, - дип билгеләп узды Фазлыева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк