Ял көннәрендә Казанның кайбер районнарында ут булмаячак
Ял көннәрендә, 28 һәм 29 сентябрьдә, Вахитов һәм Идел буе районнарының кайбер йортларында ут булмаячак. Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җ...
Ял көннәрендә, 28 һәм 29 сентябрьдә, Вахитов һәм Идел буе районнарының кайбер йортларында ут булмаячак. Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау эшләре белән бәйле.
29 сентябрьдә 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Киров ур., Мәскәү ур., 55, 55/8, Париж Коммунасы ур., 6а, 8, 55, М.Худяков ур., 4, 6, 7, 8, 11, 12, 15, 25, 64.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районында түбәндәге адреслар буенча ут бетеп торачак: Камай ур., 3, 5, 7, Бертуган Касыймовлар ур., 40а, Карбышев ур., 47/1, 35.
30 сентябрьдә 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Киров ур., 55, Мәскәү ур., 55, 55/8, Париж Коммунасы ур., 6а, 8, М.Худяков ур., 4, 6, 7, 8, 11, 12, 15, 25, 64.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте.
Фото – pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк