«Янә хастаханә юлларын таптыйбыз...»
Узган елны Зөлфирә Шәйдуллина туй алдыннан хастаханә юлында йөргән иде. Баксаң, быел да шул ук хәл икән.
Узган елны Зөлфирә Шәйдуллина туй алдыннан хастаханә юлында йөргән иде. Баксаң, быел да шул ук хәл икән.
«Тормыш кызык әйбер икән ул. Соңгы елда бөтенләй өстен аска китереп бетерде. Әллә шаяра, әллә... Кыскасы без тагын хастаханә юлларын таптыйбыз. Абыйның комада ятканына бүген 22 көн булды (баш миеннән гематоманы алдылар). Хәле алга таба, Аллаһка шөкер! Бииик әкрен, әмма без төшенкелеккә бирелмибез! Аллаһ теләсә, бар да яхшы булыр!
Безгә көтәргә генә кала. Билгесезлек авыр. Бәлки сезнең арада кома белән «очрашкан» кешеләр бардыр. Озак булдымы? Тулысынча тернәкләнүчеләр бармы? Киңәшләрегезне бирегез әле», – дип яза Зөлфирә инстаграм битендә.
Җырчының гаиләсенә сабырлык телибез, абыйсына тизрәк тереләргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк