Язгы каникулда укучылар өчен поездга билетлар 50% ташлама белән сатыла
(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). Язгы каникул чорында 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балалар “ФПК” АҖнең ерак араларга йөрүче поездларындагы купе вагоннарда 50% ташлама белән сәфәр итә алалар. Биле...
(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). Язгы каникул чорында 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балалар “ФПК” АҖнең ерак араларга йөрүче поездларындагы купе вагоннарда 50% ташлама белән сәфәр итә алалар. Билетларны Россия территориясендә йөрүче поездларга 2018 елның 23 мартыннан 1 апреленә кадәр алган очракта ташлама ясала, дип хәбәр итә Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Билетларга 50% ташлама белән сату башланган. Ташлама ясар өчен нигез булып шәхесне таныклаучы документ (паспорты яисә туу турында таныклык) тора.
Ташлама башка махсус тарифлар белән берлектә гамәлгә ашырылмый.
Шулай ук 146/145 нче номерлы тиз йөрешле Мәскәү-Назрань поездына да юл йөрү билетлары рәсмиләштергәндә ташлама ясалмый, дип хәбәр ителә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк