Язучы Шәриф Камалның улы Йосыф Байгилдиевнең хатларына багышланган интерактив күргәзмә ачылды.
Язучы Шәриф Камалның улы Йосыф Байгилдиевнең хатларына багышланган интерактив күргәзмә ачылды.
Татар китабы йортында язучы Шәриф Камалның улы Йосыф Байгилдиевнең хатларына багышланган интерактив күргәзмә ачылды. Хатларда совет чоры студентының гади тормыш хәлләре һәм Бөек Ватан сугышы белән килгән үзгәрешләр тасвирлана. Күргәзмә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан оештырыла. «Кадерле Юсеф!» Шундый юллар белән башланган хатлар — Шәриф Камал архивының иң кадерле өлешедер. Язучының улы Йосыф Байгилдиевнең хатлары совет студенты тормышыннан күңелле вакыйгаларны да, 1941 елның 22 июненнән башланган үзгәрешләрне дә, солдат егетнең сугышчан юлын да хәтерлиләр. Архивтагы соңгы хатка 1943 елның 21 гыйнвары дигән дата куелган. «Йосыф хатлары» күргәзмәсе Татар китабы йортында 16 июньнән 25 августка кадәр эшләячәк. 6+
Фото: Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк