Алсуның йөкле булганын Азат ничек белгән?
Күптән түгел Азат һәм Алсу Фазлыевлар өченче бәбиләрен көткәнен хәбәр иттеләр. Алсу Азатка бу хакта үзе ничек әйткән икән? Бу турында алар инстаграм битләрендә язганнар.
Күптән түгел Азат һәм Алсу Фазлыевлар өченче бәби көткәннәрен хәбәр иттеләр. Алсу Азатка бу хакта үзе ничек әйткән икән? Моның турында алар инстаграм битләрендә язганнар.
«Мин бу күңелле яңалыкны Азатка әйтмичә, сюрприз әзерләргә булдым. Болай да уйлыйм, тегеләй дә уйлыйм. Шаккатырасы килә бит! Табибка баргач, дарулар язып биргәннәр иде.
Бер көнне Азатның эштән чыкканын көтеп торып: «Кайтышлый аптекага кереп, шушы даруларны ал әле», дип йомыш йөкләдем. Азат аптекада дарулар алганда акылын югалта язган! Кичерешләрен Азат үзе сөйләсен», – дигән җырчы.
Азат исә үзе болай дип язган:
«Аптекага кергәч, сатучыга нинди дару кирәклеген әйттем. Ул миннән: «На какой неделе беременности?» – дип сорый. «В смысле?» – мин әйтәм. Шок хәлендә калдым! Кайткач, балалар янында сорамыйм дип, Алсуны тизрәк аш-су бүлмәсенә алып кердем. «Бу даруны бит авырлылар гына эчә!”дип әйттем. «Мин бит авырлы!» – дип шатландырды Алсу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
Комментарийлар
0
0
Синең авырлы булуыңны бөтен дөнья белергә тиешме?
0
0