Җырчы Эльвира Хамматова мәктәпкә укытучы булып урнашкан
Татар эстрадасы җырчысы Эльвира Хамматова Казан шәһәренең татар телендә белем бирә торган 27 гимназиягә оештыру эшләре буенча укытучы булып урнашкан. Ул "Татар-информ" хәбәрчесенә эшенең татар теле бе...
Татар эстрадасы җырчысы Эльвира Хамматова Казан шәһәренең татар телендә белем бирә торган 27 гимназиягә оештыру эшләре буенча укытучы булып урнашкан. Ул "Татар-информ" хәбәрчесенә эшенең татар теле белән бәйле булуы сөендергәнен әйтте.
"27нче гимназиягə килеп эләккәч тә, эш урынымның татар теле белән бәйле булуы сөендерде. Монда рәхәтләнеп саф татар телендә сөйләшеп була", – диде Эльвира Хамматова.
"Моңа кадәр үземдә укытучылык сәләте яшәгәнен белмәгән идем. Ул безнең нәселдә, канда бар: әнием татар теле һәм әдәбияты укытучысы булды, абый да физкультура буенча тренер булып озак еллар эшләгән кеше", – диде ул.
"Татар телен белүчеләрнең саны арта бармый дип саныйм. Кызганыч, гаиләләребездә татар телен белүче балалар сирәгәя. Күп кенә әти-әниләр балаларын тормышка яраклаштыру өчен, рус, инглиз теле белән мавыктыра, татар теле соңгы планда кала", – ди җырчы.
Эльвира Хамматова үзенең улын курыкмыйча татар телендә белем бирә торган мәктәптә укытырга телəвен əйтте.
"Без гаиләдә татарча гына сөйләшәбез. Әмма бала үзенә кирәкле мәгълүматны читтән ала. Шуңа күрә телне гаиләдә никадәр күбрәк саклап калырга теләсәң, шулкадәр аның киләчәге өметле булыр дип уйлыйм. Мәктәптә бер-ике сәгатьлек татар теле дәресен кертеп кенә телне бик үк саклап калып булмый", – диде ул.
Текст һәм фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк