Җырчы Нюша Россия Президенты сайлауларында үз тавышын Әлмәттә бирде
(Әлмәт, 18 март, “Татар-информ”, “Хезмәт даны”, Эльмира Габидуллина). Россия эстрадасы артисты, җырчы Нюша бүген Татарстанның Әлмәт шәһәрендә Россия Президенты сайлауларында катнашты. Ул Әлмәткә конце...
(Әлмәт, 18 март, “Татар-информ”, “Хезмәт даны”, Эльмира Габидуллина). Россия эстрадасы артисты, җырчы Нюша бүген Татарстанның Әлмәт шәһәрендә Россия Президенты сайлауларында катнашты. Ул Әлмәткә концерт программасы белән килгән иде. Нюша ире Игорь Сивов белән “Нефтьче” Мәдәният йортында тавыш бирде.
“Ил өчен истәлекле вакыйгада катнаша алуыма шатмын. Россия өчен мөһим чаралардан читтә каласым килми. Барыгызны да гражданлык бурычыгызны үтәргә чакырам”, - диде җырчы.
Әлмәт яшьләре танылган җырчыны уратып алды. Селфи, чәчәк бәйләмнәре һәм автографлар әлмәтлеләрнең кумирлары белән очрашуын бизәде.
Аннары Мәдәният йортының икенче катында матбугат очрашуы узды. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин танылган җырчыга шәһәр яшьләренең ничек яшәве, иҗат белән шөгыльләнү өчен нинди шартлар булдырылуы турында сөйләде. Балалар, үсмерләр, иҗади яшьләр, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Нюшага кызыксынулары, сәясәткә мөнәсәбәте, иҗади планнары турында сораулар бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк