Җырларга яратучыларны «Казанның иң әйбәт тавышлары» проекты кастингына чакыралар
Эстрада осталарын һәм җырларга яратучыларны, яшь һәм әзерлек үзенчәлекләренә карамастан, Казанда 25 ноябрьдә Ленин исемендәге мәдәният йортында кастингка көтәләр. Татарстан башкаласында «Казанның иң...
Эстрада осталарын һәм җырларга яратучыларны, яшь һәм әзерлек үзенчәлекләренә карамастан, Казанда 25 ноябрьдә Ленин исемендәге мәдәният йортында кастингка көтәләр.
Татарстан башкаласында «Казанның иң әйбәт тавышлары» дип аталган күпмилләтле беренче ачык музыкаль проект башлана.
«Проектта катнашучыларның музыкаль белеме һәм җыр сәнгате өлкәсендә һөнәри күнекмәләре булуы мәҗбүри түгел», – диелгән Ленин исемендәге мәдәният йорты хәбәрендә.
«Казанның иң әйбәт тавышлары» – Татарстан Дәүләт камера хоры җитәкчесе һәм дирижеры – «Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендә Ленин исемендәге мәдәният йорты җыр театры» музыкаль проектының бер өлеше.
Кастингка мәдәният йорты телефонына шалтыратып язылырга һәм вокал номер әзерләп килергә кирәк.
Фото: pixabay.com
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк