Логотип
Хәбәрләр

Җырларында яши...

Бүгенге көндә татар эстрадасында яңгыраган иксез-чиксез җырларның күпмесе генә еллар узгач халык күңелендә кадерле истәлек булып сакланырлык дәрәҗәдә икән? Мөгаен, андый җырлар күп булмас. Көе дә, сүзләре дә уңышлы тәңгәл килгән хит җырларны иҗат итүче авторлар да инде күбесе арабызда юк. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның илаһи тылсымлы сүзләренә иҗат ителгән җырлар нәкъ менә шундыйлар рәтендә. Шагыйрьнең туган көне аенда шул җырларның тарихын бергәләп искә алыйк әле...

Йөрәк сере

Роберт, исәнме!

Чаллыдан Фаяз Дунай яза.

Башта ук комсомол премиясе белән котлыйм! Бик лаеклы һәм үз вакытында. Премиядән дә бигрәк, таңнан торып сиңа хат язуымның сәбәбе...

Бу көннәрдә мин авылдашларым ягыннан якын кеше буларак, яшьләр туенда мәш килеп, түр агасы булып йөрдем.

Кияү ягыннан төрле кыяфәтле яшьләр күп булгач, баштарак, исереп алып, мәҗлесне бозмаслармы икән болар, дип шикләнеп тә куйган идем. Шөбһәләрем юкка гына булган, киресенчә, татар егетләре искиткеч матур тоттылар үзләрен. Ике татар хатыны гына, беркемнән дә оялмыйча, лаякыл исереп алдылар да, урыс ирләрен бар дип тә белми, теләсә кемгә ышкына-бәрелә башладылар...

Туй, белгәнебезчә, җырсыз, биюләрсез булмый. Чиратлашып җырладылар. Менә бервакыт чират нәкъ синең буй-сындагы, шундый ук кара тутлы, кыска җиңле свитер гына кигән, кыска чәчле бер йомры егеткә җитте. Шушы йомры баш баянын җәһәт кенә кулына алды да, өздереп уйнап, үзе үк «Без әнкәйнең биш баласы идек...» – дип синең җырны башлап җибәрде. Аңа шундый ук моң һәм инсаф белән дистәләп башка яшьләр дә кушылдылар...

Күзәтеп утырам: әлегәчә түрдәге өстәлнең бер почмагындарак, тыйнак кына кереп сыенган һәм тыйнак кына ризык капкалап алучы, эчемлеккә игътибар да итмәүче, якты йөзле, эре бәдәнле, салмак хәрәкәтле бер апа – кодагый әби, кияүнең анасы, тын гына елап җибәрде. Мөлдер-мөлдер яшьләре чынаягына тама башлагач, оялып чәшкене читкә этәрде, кулъяулыгын табып алды...

Соңрак белдем, аннары, җай табып, үзе белән дә сөйләшеп утырдым. Кодагый әби-апа фронтта зениткачы булып катнашкан икән. Сугыштан соң, авылына кайтып, тормышка чыккан, биш бала тапкан. Ире үлгән. Шул биш баланы берүзе тәрбияләп үстергән. Әлеге туйда аның берсеннән-берсе сөйкемле, сау-сәламәт өч улы һәм кызы белән кияве утыра... Җырны бераздан кабат җырлаттым.

Ә бу җырны тәүге башкаручысы кияүнең балалык дусты, хәзергә бер ялгышы аркасында Түбән Камада вакытлыча сак-контроль астында яши икән. Ел ахырынарак срогы тула. Шәп егет, тере егет, моңлы егет!

Сизенәсеңме, җырың әнә нинди даирә-мохитка ук барып җиткән дә, тормыш чынлыгын чагылдырганга күрә, шул халыкның йөрәк серенә әверелгән. Бусы инде, энекәш, һәр рәсми премияләрдән дә мәртәбәлерәк, изгерәк.

Менә шул уңышыңны сөенеч итеп үзеңә җиткерер өчен дә бу хат-хәбәрне яздым. Кайчак бәләкәй генә хезмәтеңнең дә халыкка барып җитеп, игелек кылуын белеп тору – ары үрләргә әйди...

Шул гына...

Фаяз Дунай,

Яр Чаллы, октябрь, 1982 ел.

Әни кирәк

Иҗат иткән әсәрләре арасында Мәсгудә Шәмсетдинованың күңеленә иң якыны «Әни кирәк» дигән җырдыр, мөгаен. Ул аны телевидениенең балалар тапшыруы өчен махсус язды. Сүзләре Роберт Миңнуллинныкы.

Җыр әзер. Башкаручы эзләп, ул чактагы Юнчы интернат-мәктәпкә кереп китә Мәсгудә. Бик матур җырлый диеп, алтынчы класстан бер укучыны тәкъдим итәләр. Мәсгудә аны студиягә алып керә, җырның көен, камера алдында ничек басып торырга, тыңлаучыга җырны ничек җиткерергә кирәклеген өйрәтә. «Әни – иң кадерле кеше, әни – иң изге исем. Аны яратуың күзләреңдә чагылсын, әниең сине телевизордан карап, сөенеп утырсын», – ди.

Малай бик зирәк булып чыга, тапшыруны язганда һәммәсен дә бик төгәл үти. Тавышы да бик матур. Андагы моң, күзләрендәге сагыш!.. Чын артист диярсең.

8 нче мартка багышланган бу тапшыруны язгач, интернат кызлары килеп әйтә Мәсгудәгә:

– Апа, аның әтисе моннан берничә ел элек үлгән. Бер ай элек әнисен җирләде. Дөм ятим ул...

Бу хәбәр композиторга бик авыр тәэсир итә, ул сулыгып-сулыгып елый. Шул вакыйгадан соң ятим малай Мәсгудәнең үз улы кебек якын булып китә, ул аларның өйләренә еш кунакка килә һәм композиторның күп кенә җырларын тамашачыга беренче булып җиткерә.

Рәсимә Сибгатуллина,

(«Татарстан хәбәрләре»:

«Менә шундый инде ул безнең Мәсгудә», 1992 ел)

«Урланган» җыр

Дәүсовет бинасына елына өч керәм бугай мин. Кергән саен Роберт Миңнуллин очрый. «Син без эшләгән көннәрне сессиягә генә киләсең», – дип, мине үзләренә тиңләпме, зурлабракмы шунда әйтеп куйды. Кешегә әҗәткә сүзгә кергән юк бит инде. «Без сезнең кебек сессияләрдә генә эшләмибез, ел буена эшлибез», – дим Робертка, үпкәләмичә генә.

Сөйләшеп киттек.

– Беләсеңме, Роберт, синең «Әнкәй» дигән җырыңны иң беренче мин җырладым бит.

– Ничек алай? – дип шаккатты бу.

– Берзаман Сара апа Садыйкова белән дуслашып киттек. Минем студент чак. Ул мине Тинчурин урамындагы фатирына чакырып, яңа җырлары белән таныштырды. Ара-тирә телефоннан шылтыратып, кешеләр белән яртышар сәгать, сөйләшеп ала иде. Мин шул арада аның нотага төшерелгән күп санлы җырларын күзәткәләп утырдым. Араларында күңелгә яткан бер җыр барын сизәм бит. Көе дә матур, сүзләре дә әйбәт. «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан, Сөн суында юган иң элек». Кәгазьнең бер почмагына Роберт Миңнуллин сүзләре дип тә куелган. Сара апа күрмәгәндә тиз генә күчереп алдым моны нотасы-ние белән. Теге «Әллүки» дигән студентлар әдәби берләшмәсендә йөрүче Роберт дип беләм бит инде сине, студент тулай торакларында чыгышлар ясаганыгызны күргән бар иде.

– Әйе шул, без йөри идек инде ул, – дип җөпләп куйды Роберт.

– Шуннан?

– Шуннан кесәгә тыгып куйдым мин бу җырны. Сара апа иртәгесе көнне Укытучылар йортына концертка чакыра. «Килеп кит әле, шунда үзең белгән берәр җыр да җырларсың», – ди. Сынап карыйсы килде микән минем ничек җырлавымны? Үзе миңа бер генә яңа җыр да бирмәде.

Икенче көнне киттем Укытучылар йортына. Бераз соңлабрак барырга туры килде, дәресләрдән качып булмады. Залга килеп кердем, Сара апа үзе концертны алып баручы да икән: «Әнә Алмаз да килеп җитте. Кил әле монда, нинди җыр җырлыйсың?» – «Әнкәй», – мәйтәм. «Кемнеке ул?» – «Сезнеке, Роберт Миңнуллин шигыре».

Сара апа тамашачыларга борылды да: «Минем җырны җырлыйм дип әйтә, белмим, тагы нинди җыр икән ул, минем бит «Әнкәй» дигән җыр язганым да юк». – «Бар, – мәйтәм, – менә тыңлап карагыз!» Үзем белән бергә килгән баянчы дустым Ринат Илаев уйнап җибәрде. Җырны игътибар белән тыңладылар, аннан халык гөрләтеп кул чапты. Яңадан сорап җырлаттылар. Сара апа: «Бу бит әле минем язылып та бетмәгән җырым иде. Син аны кай арада урларга өлгердең? Мин бу җырны берничә вариантта язган идем, менә Алмаз җырлаганы бик уңышлы күренә, шунысын калдырырмын, ахрысы», – диде. Менә шулай, Роберт туган, җырыңның бәхетле язмышы башы. Ул – хәзер дә әнкәйләргә багышланган иң күркәм җырларның берсе.

Куллар бирешеп, Дәүсоветтан чыгып китәр алдыннан тагын бер нәрсә искә төште. Инде баскычтан өскә күтәрелгән Робертны туктаттым:

– Роберт, ачуланма, бер нәрсә әйтәсем калган, гел онытам шуны. Җәй көннәрендә бакчаңда да бик күренмисең, карале, бакча кешеләре сиңа зур рәхмәтләрен белдерәләр, җиткер әле, күрсәң, безнең шатлыкларны, диләр. Бакчага сазлык өстеннән син салдырган юлны хәзер «Миңнуллин юлы» дип йөртәләр. Әй рәхәтләнде, малай, халык. Интегә идек бит. Үзеңнең үткәнең бармы ул юлдан? Син үт әле аннан, үт! Бакчаңда йортыңны да төзеп бетерәсең бар¬дыр. Депутат башың белән мунча кадәрле йортта яшәмә инде!

– Пока!

– Пока!

Алмаз Хәмзин,

(«Озак яшисегез килсә...» китабыннан,

Татарстан китап нәшрияты, 2007 ел)

Шифалы җыр

Ни өчен мөһаҗир татар Туган Илем дигәндә әрем исен сагына? Кайчандыр дала баласы булганыбызны искәртүче мәңгелек хәтерме әллә ул әрем?! Югыйсә, күп хуш исле мәтрүшкәләр, җир җиләкләре, исле гөлләр бар. Ә без менә әремнең әче тәмен, сискәндергеч тәмен сагынабыз. Сагыну белән югалту кушылганнан туган тәм әллә шушымы? Кара диңгездән Татар бугазына, аннан ары Америкага кадәр әремле, әрнүле юллар. Татар – атлы, арбалы, җәяүле татар үткән юллар.

Әнә, тагын берсе китеп бара. Милләттәшләр эзеннән, күз яше эзеннән китеп бара. Арба келтерәгән көйгә талгын гына җырлый:

Мине генә әрнетәме

Әрем исе, әрем тәме?!.

...Язмышларның бар ачысы

Әллә әрем тәмендәме?

Ягымлы бәрхет тавыш, күтәрелеп бәрелмичә генә агыла торган, хәсрәтен йомып, тыенкы егәрен эчкә йоткан татарның үзе кебек сабыр:

Шул әремнәр исе тула Сагыш дигән яраларга...

Җырчы Фән Вәлиәхмәт җырлый. Җырлаучының үзен күрмим. Җырын гына «күрәм». Ләкин, бая әйткәнемчә, юлда, арбада итеп күрәм. Бу юлы җырын кемнәргә илтүе икән?..

...Сүзнең башы булган «Әрем исе» (Роберт Миңнуллин сүзләре, Мөфтәдин Гыйләҗев көе) җырын Фән Вәлиәхмәтов урманчылар янында 35 градуслы салкында да, су буйларында да, солдатларны армиягә озатканда да җырлаган. Ул җырның ни хикмәтедер, аны җырлаганда тамакны салкын да алмый, тавыш та бетми, ди. Бусы инде әремнең бер табиб та белмәгән яңа хасияте.

Хәрәмләшә Фән. Әремнең тамакка тигән чагы да бар. Аяз Гыйләҗевнең иҗат кичәсендә язучының яраткан җырын – «Әрем тәме»н җырларга дип, Казанга махсус килгән җырчыга сәхнәгә чыгу өчен нәүбәт җитмәде. «Әрнеп кайтып китте инде бу», – дип калдым. Икенче көнне хәлен белеп шалтыратуыма, көтелмәгән җавап ишетәм: «Әрнегән идем, ләкин хәерле сәфәр булды ул. Юлда машина бәреп киткән бер кызга тап булдым. Төнге берләр иде бугай. Юл буш. Юл читендә яткан Катяны шифаханәгә илтеп өлгерттем. Аннары әнисен эзләп таптым». Менә шундый шәфкатьле җан ул!..

Асия Юнысова,

(«Яшәүләрем – җыр минем» китабыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк