Зөлфия Шәмсуарованы котлыйбыз!

Кичә Пирамида күңел ачу комплексында Әлфия Авзалова исемендәге Беренче халыкара фестиваль булып узды. Раил Шәмсуаровның хатыны Зөлфия Шәмсуарова I халыкара фестиваль-конкурсының I дәрәҗәдәге лауреаты булды. Үзенең шатлыгы белән ул инстаграмда уртаклашты: «Дуслаааар, Мин Альфия Авзалова исемендәге I халыкара фестиваль-конкурсының I дәрәҗәдәге лауреаты булдым!!! I урын бит, уртаклашмыйча булдыра алмыйм! Бу уртак җиңү! Рәхмәтләрем чиксез мине әзерләучеләргә, сәхнә осталарыма ‒ Рәуф Нуриев, Земфира Әдиповнага. Режиссёрым hәм хәтта монологымның авторы ‒ Алмаз Нургалиевка. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская образы миңа җиңү китерде! Кадерле театрыма @kamalteatr! Монологымда «Мине Галиәскәр Камал театры коллективы үзенең премьерасына чакырды! Сәхнәдә Гөлҗамал спектакле иде... Ә төп персонаж ‒ минем прототип» дигән сүзләр яңгырады!!! Кайчандыр миңа актерлык осталыгына өйрәткән Ильдар Хәйруллинга да зур рәхмәт! Зөлфия апа Авзалова , Венера Ахатовна , Рәшит Сәбиров, Гузәл Мустафина рәхмәтләрем чиксез. Бу минем өчен зур дәрәҗә! Раилем, Әти-Әнием, Кадрия апам ‒ гел янымда булып, миңа ышанганнары өчен рәхмәт».
Зөлфияне чын күңелдән котлыйбыз!
Автор: Гөлшат Хәлиуллина
Фото: @missis_zulfiya
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
29 сентябрь 2023 - 16:27
-
28 сентябрь 2023 - 13:35
-
27 сентябрь 2023 - 13:37
-
26 сентябрь 2023 - 14:58
-
25 сентябрь 2023 - 12:32
-
24 сентябрь 2023 - 12:36
-
23 сентябрь 2023 - 12:30
-
22 сентябрь 2023 - 12:34
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте