Зөфәр Билаловның гаиләсендә зур кайгы
Кичә кич белән Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов инстаграм бите аша кайгылы хәбәр җиткерде. Аның 58 яшьлек абые бакыйлыкка күчкән.
Кичә кич белән Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов инстаграм бите аша кайгылы хәбәр җиткерде. Аның 58 яшьлек абые бакыйлыкка күчкән.
«Эх, Илдус абый. Гомерең шулай кыска булыр дип уйламаган идек! 58 яшеңдә... Биш бертуган арасында иң сабыры, иң түземе, ин тырышы син идең! Концертлар белән Тубән Камага килгәндә, нурлы йөзләреңне балкытып инде каршы алмассың, «энекәш, бездә генә кунарсыз» димәссең, чәчәк бәйләмнәрең күтәреп, сәхнәгә чыкмассың… 2020 елның 3 мартында сезгә кагылып чыккан идем. «Энекәш, әйдә, истәлеккә фотога төшик әле. Күптән төшкән юк бит синең белән!» – дидең. Ә ул минем, синең белән соңгы фото булган икән. Шул тиклем тату булып устек, матур итеп аралашып яшәдек! Бәгырьнең яртысын кисеп алды бу үлемең. Урының оҗмах турләрендә булсын! Бәхил бул!» – дип язган ул.
Җырчының кайгысын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк