Логотип
Хәбәрләр

Зилә Сөнгатуллина: “Йолдызлык” фестивалендә катнашучылар зур исемле артистларга үрнәк

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Эльвира Шакирова). Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленә багышланган брифинг узды. Утырышта конкурсның жюри рәисе, Россиянең халык...

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Эльвира Шакирова). Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленә багышланган брифинг узды. Утырышта конкурсның жюри рәисе, Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина да катнашты. Ул “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнашучылар зур исемле артистларга үрнәк, дип белдерде.

“Йолдызлык” фестивале – Татарстаныбызның горурлыгы. Президент Владимир Путин да яшь талантларга төрле өлкәдә зур игътибар бирә. Ә Татарстан Республикасы бу эш белән 18 ел шөгыльләнә. Татарстан 15-20 елга алда бара. Чынлап та, балаларны үстерү - киләчәккә нигез салу ул. Һәрберсе артист булырга тиеш тә түгел. Ләкин алар эш аша үзен камилләштерергә, үстерергә, тормышта җиңүче, лидер булырга өйрәнә. Жюрида эшләү җиңел түгел. Бер миллион катнашучы булгач, эшләвебез юкка түгел”, - диде Зилә Сөнгатуллина.

Аның әйтүенчә, “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнашып, консерватория, ГИТИС тәмамлаган балалар хәзер үзләре дә талантлар тәрбияли башлаган. “Соңгы вакытта эстрада сәнгатенә зур әһәмият бирәләр. Минемчә, “Йолдызлык” фестивалендә катнашучылар зур исемле артистларга да үрнәк. Алар беркайчан да фонограммага җырламый. Һәр бала иләктән үткәргән кебек: районда, Казанда һәркайсын өчәр тапкыр тыңлыйбыз”, - дип белдерде конкурсның жюри рәисе.

Быел “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә миллионынчы катнашучы көтелә.

татар-информ

Фото: Ильнар Тухбатов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк