Зиннур Хөсниярның «Хур кызлары» романын тәкъдим итү чарасы узачак
Яшь кызларны телләрен, диннәрен, әти-әниләрен онытып, кәкре сукмакка басарга ниләр этәрә?
20 декабрь көнне 15.00 сәгатьтә Татарстан китап нәшриятының Әдәби кафесында Зиннур Хөсниярның «Хур кызлары» романын тәкъдим итү чарасы узачак. Программада авторның үзе белән аралашу, автограф-сессия һәм мәртәбәле кунаклар чыгышы каралган.
«Хур кызлары» романы «Сәхнә» журналында аудиокитап рәвешендә дә дөнья күрде. Романда сүз эстрада артисты булырга хыялланучы яшь кызлар хакында, аларны төрле юллар белән алдап-йолдап, яшь язмышларны һәлакәткә илтүче кара көчләр турында бара. Яшь кызларны телләрен, диннәрен, әти-әниләрен онытып, кәкре сукмакка басарга ниләр этәрә? Романны тәкъдим итү чарасына килгән кунаклар нәкъ шушы темаларга фикер алышачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк