Зөлфирә Шәйдуллина якын кешесен сагына
Май ае җырчы Зөлфирә Шәйдуллина гаиләсенә зур сынаулар алып килде.
Май ае җырчы Зөлфирә Шәйдуллина гаиләсенә зур сынаулар алып килде. Күптән түгел Зөлфирәнең якын кешесе, дәү әнисе якты дөньядан китте. Инстаграм тасмасныда Зөлфирә сөекле дәү әнисенең истәлегенә җылы хатирәләр белән уртаклаша. Ә узган атнада Зөлфирәнең дәү әнисе бер тамашачының төшенә кереп, оныгына сәламнәрен ирештергән ди... Нинди генә могҗизалар юк бу дөньяда, укып карагыз әле, дуслар.
«– Хәтерлисеңме, әтинең май аеның иң матур көнендә китәм дигәнен. Син дә күптән түгел «Альфредның елында минем өчесен үткәрерсез» дигән булгансың. Шулай булды да бит! 7нче май! Әтинең елы, синең өчесе...
Сине янымнан җибәргәнче кулымны каты итеп кысып тотып тордың... Комада вакытта авырулар аңламый диделәр. Аңлагансыңдыр, дәү әни. Без генә синең киткәнеңне әле дә аңлап бетерә алмыйбыз... Тормышның чабуына ябышып, тешләреңне кысып, кулыңны учка җыеп, үзең теләгәнчә яши белдең! «Менә! Бу минем дәу әнием!», – дип, мактап сөйләрлек кеше булдың!
Ачуланышкан вакытлар да булды. Без бит икебез дә киребеткән! Шунда да бит, «Иң усалы син, ну яратам, чукынган!», – дия идең.
Мин сине, башыңа ак яулык япкан (аның астында бер кем күрмәгән самый крутой прическасы булган), эчендә әле һаман да 30-35 яшьлек, синең өчен кызык булмаса да, но безнең куңелне күрер өчен «Хи-хи, уууй» дип көлүче, ачуың килгәндә «Чертуматыр» дип киресен эшләгән, безнең өчен белгән, белмәгән догаларын көне-төне укыган, әйтми генә төнлә кайтып төшкәндә «Ну сиздем кайтасыгызны» дип кочаклаган, балалары, бигрәк тә онык-оныкчыклары өчен җанын бирергә әзер булган, Дәү әнием итеп исемдә калдырам.
Бер дә таныш булмаган кешеләр аркылы сәлам хатын тапшыруың өчен мең рәхмәт сиңа! Сезнең белән дә бүлешәсе килде, фотолардан карагыз әле», – дип яза җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
Комментарий юк