Зәмирә Рәҗәпова: «Күңелдә төер бар...»
Кешенең күңелендә мәңгелек күңелсез хатирә булып калган очраклар була, бигрәк тә бала чакта булган үкенечле мизгелләр гомерлеккә күңелдә уелып кала. Тормышындагы шундый очракны күңел ачысы белән искә ала алып баручы Зәмирә Рәҗәпова.
Кешенең күңелендә мәңгелек күңелсез хатирә булып калган очраклар була, бигрәк тә бала чакта булган үкенечле мизгелләр гомерлеккә күңелдә уелып кала. Тормышындагы шундый очракны күңел ачысы белән искә ала алып баручы Зәмирә Рәҗәпова. (Текст үзгәртелмәде.)
«Авылда мәктәптә укыганда мине әни һәм укытучым төрле олимпиада, конкурсларга йөртә иде. Иң истә калган бер очрак... Мин район күләмендә узган «Нәүрүз Гүзәле – 94» бәйгесендә икенче урын алдым. 9 нчы класс баласы өчен бу үзенә күрә бер җинү иде. Мәктәптә директорыбыз инициативасы булән, укытучылар җыелышып шунда мина Магнитола бүләк иткәннәр иде. Күз алдына китерәсезме?! Магнитолааа!!! Тик соңрак, кайбер укытучылар һәм бер-ике әти-әни әлеге магнитола өчен күпме тавыш чыгарганын белсзгееез. Хәтерлим РОНОдан килеп тикшерүләр, дәү әнинең көн аралаш мәктәпкә җыелышларга чакыртулар, җинаять ясаган мени, баксан, бары, бала конкурста җиңгән, район күләмендә мәктәп данын яклаган... уйласам, исем-акылым китә. Адәм көлкесе булган инде... Хәзер менә магнитола да юк, мәктәп тә, ә күңелдә теге төер бар!
Сүз башы бит Шүрәле дигәндәй... «дөнья малы, дуңгыз каны» ди халык. Ә кешелек сыйфаты күпкә кыйммәтрәк. Бала гына булсам да, бу вакыйга хәтердә бик уелып калган. Кеше күңелен калдырырлык гамәлләрдән ерак тору хәерле. Кеше рәнҗетү зур гонаһ! Чөнки, кеше барыбер җавап тота. Дөньялыктамы, бакыйлыктамы...» – дип яза алып баручы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарий юк