Зәмирә Рәҗәповага: «Акча дип күзең тонган!»
Зәмирә Рәҗәпова инстаграм социаль челтәрендә аңа язган хатларга багышлап пост урнаштырган.
Зәмирә Рәҗәпова инстаграм социаль челтәрендә аңа язган хатларга багышлап пост урнаштырган. Менә аларның иң «хитовый» 10 хаты һәм алып баручының җаваплары:
1. «Башкортостаннан Татарстанга килеп кеше булдың».
– Жәмәгать, кеше буласыгыз килсә, йөрмәгез теләсә кайда, Татарстанга килегез!
2. «Акча корты, акча дип күзең тоңган. Бераз балаларың турында уйла!»
– Шул бала турындагы уйлар акча корты итә дә инде безне.
3. «Аязга игътибар җитми, читкә кагасыз! Аны да инстаграмга куегыз!»
– Балага игътибарны инстаграмдагы фото саны белән үлчи калсаң, бөтенләй ук яратмыйм түгел инде, бераз бар бит. Санап карагыз әле.
4. «Данилны оныттыгыз, Камиләгә бөтен игътибар. Бераз аны да яратыгыз!»
– Точно. Безнең Данил исемле тагын бер бала бар бит әле! Гел онытылган. Рәхмәт, искәрттегез. Балалар күп булгач шулай инде, өстәвенә, «эпидуралка», наркоз чыгып бетмәгән, хәтер начарланды.
4. «Карт башың белән ничек яшь Максны караттың? Хәзер китмәсен дип ябышып ятасың!»
– Миңа калса, ул миңа ябышып ята. Ике кечкенә баласы бар миннән. Бәләкәче ими ашый. Нишли ул 2 бала белән мин китсәм?
5. «Йөр әле бизнес, дип. ТНВдан кусалар, бетте сиңа көн!»
– Мина калса, кумаслардыр шикелле кебек тоела! Аның өчен мине рәсми рәвештә эшкә алырга, аның өчен штат, минем кире ТВга кайтасы килү теләге, аннары эштән куарга кирәк... Мәшәкатьләнеп тормаслар ул!
6.«Артык мактанасыз. Счастье любит тишину.»
– Тынычлыкны зират ярата. Ә бәхет – ул тормыш. Тормыш дәртең ташып торырга тиеш.
7. «Туйдырдың инде, ник көн саен фото куясың?»
– Куям, карап утыр менә. Бер кая да чыгып китә күрмә минем аккаунттан.
8. «Туйдырды NL!»
– Шулай итә ул NL. Безне дә NL туйдыра, Аллага шөкер!
9.«Ник урыска кияүгә чыктың?»
– Татарга чыгып карадым, никтер барып чыкмады.
10. «Все отписываюсь!!!»
– Аллага шөкер!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк