Логотип
Йолдыз сере

Эстрадада озак калуның сере – үзенчәлекле булуда

Бер концертта күлмәгемне югалттым. Гримеркада үтүкләп куйган җирдән урлаганнар иде. Репетициядән соң күлмәкне кияргә керсәм – җилләр искән. Туфли эченә пыяла салганнар...

Гөлназ Гарифҗанова – автор-башкаручы, журналист. «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар бәйгесе һәм «Болгар радиосы Милли музыка премиясе» лауреаты, Мисырда узган «Little Miss Universe-2008» матурлык һәм талант бәйгесенең алтын таҗ иясе, «Идел кызы» матурлык бәйгесе җиңүчесе. Гөлназ татар, рус, башкорт, кытай, инглиз телләрендә җырлый. Яшь җырчы белән эстрада, дуслык һәм иҗат турында әңгәмә кордык.

«Җебеп торганнардан булсаң, изәләр дә китәләр»

Гөлназ, син татар эстрадасына яңа балкып килүче йолдыз дип беләбез. Үзең турында сөйлә әле, ни өчен эстрадага барырга булдың, йолдызлар күп бит ул, ә йолдыз булып озак балкып калучылары сирәк...

– Тумышым белән Кукмара ягыннан. Беренче гимназияне тәмамладым. Укырга яраттым. Тормышымны балачактан ук җыр, сәнгать белән бәйләдем. Балалар бакчасында йөргәндә үк әти-әнием моң-җырга тартылуымны сизеп алды.

Төрле бәйгеләрдә катнаштым. Баштан өченче, икенче урыннар ала идем, тора-бара беренче урын да эләгә башлады. Бу, үзенә күрә, этәргеч дә бирде. Эстрадага беренче адымнарым шулай башланды.

Йолдызлар күп, әлбәттә. Ләкин һәр йолдызның үз-үзен тотышында, сөйләмендә, костюмнарында үзенчәлеге була. Эстрадада озак калуның сере – үзенчәлекле булуда. Бүгенге көндә сәхнә кыйммәтлегә әйләнде, кесәңдә акчаң булып торса гына озак балкыячаксың.

Талант та кирәк. Ләкин талантың булып та, продюсердан башка, сине сәхнәгә беркем төртеп чыгармаячак, акчасы булмаган таланты булган кеше хәзер беркемгә дә кирәкми. Продюсер инде сине үз мәнфәгатьләрендә куллана. Гади тел белән әйткәндә: син эшлисең, ә ул синең аша акча эшли. Моннан тыш, иганәче булуың да комачауламас. Үзең дә җебеп торганнардан булырга тиеш түгел. Үзеңне күрсәтә белергә кирәк. Алайса, изәләр дә китәләр...

«Ачык киемнәр кияргә күнекмәгән»

Эстрада – шоу-бизнес белән ассоциацияләнә. Шоу-бизнесның үз кагыйдәләре бар. Сиңа нәрсә ошый һәм нәрсә ошамый?

– Үземне «бизнес-вумен» дип әйтә алмыйм, балачактан ук үземне җырчы буларак хис иттем. Хәзерге көндә алар юктан да акча эшли торган кешеләр. Ул кагыйдәләрне беркем дә язмаган, кеше үзе уйлап тапкан. Безнең шоу-бизнес хәзер шундый таләпләр куя: кыска итәк, күкрәк күрсәтә торган кием кию, якты макияж булуы һ.б. кирәк. Бу таләпләр рәнҗетә. Мин ачык киемнәр кияргә, кыска итәкләр кияргә күнекмәгән. Шул ягы белән эстрада ошамый.

Җырларның бер үк төрле аранжировкалары күңелгә тия. Хәзер аранжировка ясаучылар да баш ватып тормый: алар плагиат белән дә шөгыльләнә, хәтта кемнең нәрсә иҗат иткәнен музыкасыннан танып, аерып була. Бөтен җыр бер форматта кебек тоела.

Күп кешенең җырлыйсы килсә, таланты булмаса да, сәхнәгә омтыла. Һәм акчасы булганга сәхнәгә чыга да. Башка өлкәдә эшләсә дә, акчасын теләсә кая куймый, иҗатка – сәнгатькә бирелә. Шул ук вакытта телевизорда да балкый, бизнесын да алып бара... Сәхнәдә йөргән кеше тулаем сәхнәдә генә шөгыльләнергә тиештер. Сәхнәгә чыккан кеше ишетеп алган көйне нотага сала белергә тиеш, ягъни аның музыкаль белеме булуы зарур. Музыкаль белеме булмаган кешеләр, җырлый белмәүчеләр, үзләрен «йолдыз» итеп хис итүчеләр сәхнәдә азрак булсын иде. Бу мәсьәлә мине нык борчый һәм «җенемне» котырта.

Җырлый белә торган талантлы яшьләр күбесе башка җирдә эшли. Күрәсең, аларга терәк булучы табылмаган, акчалары да булмагандыр. Җырлый белмәүчеләрне тыңлап карасаң, кайда талант һәм кайда акча икәнен шундук аңлыйсың.

«Хәзер татар эстрадасында күбесе «хайп» артыннан куа»

Артистлар арасында чын дус булганнары бик сирәк. Күбесе йә талаша, йә үпкәләшә...

– Гомумән кешеләр арасында чын дуслык сирәк була, минемчә. Иң якын дустың да кайчак сатлыкҗан булып чыга. Сәхнә кешеләре барысы да күз алдында, күбесе блогер булып бетте.

Артистлар арасында дуслык юк, кеше хәзер әшәке, усал, көнчеләнде. «Мин моннан матуррак, яхшырак булырга тиеш» дип, бер-берсе белән ярышалар. Ә киемгә килгәндә, берсе матур күлмәк киеп чыкса, бер айдан соң икенче артист шуңа охшаш күлмәк тектерә. Идея урлау хәтта киемдә дә бар.

Банкетларда артист үзенең минусовкаларын музыка куючыга тапшыра. Кайчак үз акчаңа түләп эшләткән шул минусовкаларны соңыннан интернетта ачык чыганакта күреп шаккатасың. Шул аранжировкаларны күз дә йоммыйча (хәтта ниндидер бер сумма өчен!) чыгаралар.

Бер концертта күлмәгемне югалттым. Гримеркада үтүкләп куйган җирдән урлаганнар иде. Репетициядән соң күлмәкне кияргә керсәм – җилләр искән. Туфли эченә пыяла салганнар... Ярый ла үзем белән икенче күлмәгем бар иде. Чыгыш ясаганнан соң яхшылап эзләп карадык – таба алмадык. Шулай, ул костюм белән саубуллашырга туры килде.

Менә шундый очраклардан соң нинди дуслык турында сөйләп була ди?! Хәзер татар эстрадасында күбесе «хайп» артыннан куа. Мине генә белсеннәр, мине генә сөйләсеннәр, «чәйнәсеннәр» иде дип уйлыйлар. Үзләре турында интрига ясарга тырыша. Дуслык турында уйлап та йөрмиләр. Бәлкем, сәхнәгә менәр алдыннан дус булып йөрүчеләр бардыр.

Өлкән яшьтәге кешеләр генә дус була ала. Мәсәлән, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов һ.б. Алар коллегаларына дусларча карый. Яшь артистлар арасында дуслык юк.

Кешегә нинди генә яхшы мөгамәләдә булма, ул синнән барыбер кимчелекләр эзләргә тырыша. Кешенең башында нәрсә булганын, аның нәрсә уйлаганын белеп булмый. Бәлкем, ул ике йөзледер. Үзенә файда өчен аралашадыр...

Үземә килгәндә, дус кызларым бар. Алар белән аралашуыбызга 14 ел. Алар язмыш сынавы аша узган. Еллар белән сыналган дуслык ул. Аларга гына таяна алам. Башка кешеләрне тормышыма кертмим, алар коллега булсалар да, дус түгел. Дус, күп дигәндә, өчәү була ала.

«Бадлар сатып йөри торган артист хәленә калганым юк»

Гөлназ, болай гына йолдыз булып булмый. Килешәсеңме? Мин белгән күпме җырчы гына да бизнеста. Синең дә берәр бизнесың бардыр әле...

– Челтәрле бизнес турында сөйлисем килми. БАДлар темасын читләп узам. Газета, хат таратучы кебек, БАДлар сатып йөреп, акча эшләүчеләрне күп күрдем. Бу минем өчен сәер күренеш. «Сезнең белән якыннан танышып буламы» дип, артистлар да язып карады. Алар белән челтәрле бизнестан башка, нәрсә турында сөйләшәсең, ди?.. Ул бит пирамида кебек: кеше астына кеше яздырасың, җыясың. Минем андый нәрсә белән шөгыльләнәсе килми.

Челтәрле бизнес продукциясен сатып йөрүне хупламыйм. Сәнгатьтән тыш, мин башка нәрсә белән мәшгуль. Аллаһка шөкер, бадлар сатып йөри торган артист хәленә калганым юк. Мактау сүзләре күп. Зыян күрүчеләр дә хәйран. Челтәрле бизнес продукциясеннән башка да ябыгып була: мин яшелчә, парда пешкән ризык кына ашыйм, су эчәм. Ике көндә бер килограммга ябыктым. Анда комплекслары булган кеше генә барадыр. Миндә андый комплекс юк.

Күп нәрсәне акча хәл итә. Мине телевизордан күрми башлыйлар икән, «Гөлназ, юкка чыктың. Радиодан да ишетмибез», – диләр. Күренер өчен ротация кирәк, шуңа акча түлисе. Клипларны, җырларны күп тапкыр ротациягә биргән булды – әлләни файдасын күрмәдем. Җырның исемен дә, кем башкарганын да әйтмәделәр. Кем җырлаганын халык кайдан белсен? Күңел кайтты...

Пандемия аркасында, концерт, банкетта йөрисем килми. Шуңа да артист кешенең өстәмә кереме булуы яхшы. Мин, мәсәлән, үземнең интернет-кибетемне ачып җибәрдем. Аллаһка шөкер, хәйран гына акча килеп тора. Мин аларны җыеп барам, ләкин ротациягә акча туздырырга җыенмыйм. Иҗатың кызык булса, тамашачы интернетка да кереп тыңлый ала бит.

Шуңа аптырыйм: тырышып акча эшлисең, шул акчага җыр сатып аласың, аранжировка, яздыру, клип төшерү, эшкәртүгә акча түлисең. 150-200 мең китә дә, шуннан соң үзең үк акча түләп, җырыңны үзләренең битләренә куярга тәкъдим итәләр. Без болай да бик күп акча сарыф итәбез. Артист хисабына контент ясау гадел түгел.

«Яңа моң» проектында тагын катнашырга җыенмыйм»

Тамашачы сине беләме?

– Мине «Чишмә башы» (Гөлшат Зәйнашева сүз., Рәүф Әдилов көе) җыры башкаручысы буларак беләләр. Мин аны 18 яшем тулгач кына, мәгънәсенә төшенеп җырлый башлаган идем. Мәгънәсен аңламыйча җырны үзең аша уздырып җырлап булмый, ул тамашачыга барып җитми.

Хәзер «Көтәр кешең булу – бәхет» дигән җыр хитка әйләнгән. Үземнең җырларны тыңларга яратмыйм, ләкин күбесе шуны тыңлый икән. Аннан кала, «Гомер буе бергә атларга», «Син дип тибә йөрәк» һәм «Әй, гармун» җырлары популяр.

Күптән түгел, Башкортстан уздырган «Яңы моң» дигән проектта да катнаштың. Монда катнашу сиңа нәрсә бирде?

– «Яңы моң» проектында Валерий Меладзе, Марат Бәшәров һәм Татарстаннан килгән артистларга (Салават, Иркә) да үземне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек туды. Продюсер Лина Арифуллина белән эшләү ошады. Югары тактикалы, турысын әйтә торган хатын-кыз. Холкым ягыннан үзем дә аңа охшаш: эчемдәге – тышымда.

Бүләк бирмәү, урын, финалга узмау ягыннан проектта гаделсезлек булды... Ләкин үткән эшкә – салават, шуңа карамастан, бәйге нәфрәт хисе уятмады. Күпләр мине бәйгенең икенче сезонында да күрергә тели, тик башка катнашмаска булдым.

Кеше гел үсештә булырга тиеш, анда барсам, шул ук кешеләр була, алардан бернинди дә яңалык алмаячакмын. Нерв күзәнәкләремне дә бетерәсем килми. Проектның өч ай барганын белгән булсам, гаризамны бирмәгән дә булыр идем. Һәр бәйгенең яхшы ягы да, начар ягы да була.

Бәйгенең кайбер катнашучылары (Руслан, Мэри, Амаль) белән әле дә аралашып торабыз. Оештыручылар инстаграмда миңа язылмаган булсалар да, ни гаҗәп, сәхифәмне бүгенгәчә күзәтеп баралар.

«Кешене шаккаттыруның кирәге юк, мин үзем өчен яшим»

Киләчәккә иҗат ягыннан планнарың нинди?

– Иҗат белән хушлашасым килми. Күбрәк интернет аша эшләргә кирәк дип уйлыйм. Вокал дәресләре укытасы килә. Иң талантлы балалар белән – теләге һәм талантлылар белән эшләве җайлы. Үзеңнән соң дәвамчылар калдыру, шәкертләр чыгару, аларга гыйлемеңне тапшыру, сәнгатькә ишекләрне ачу – икеләтә рәхәт.

Тамашачыларны ничек шаккаттырырга, нәрсә белән сөендерергә уйлыйсың?

– Мин кешегә ярарга тырышмыйм. Үземә нәрсә ошый – шуны эшлим. Кешене шаккаттыруның кирәге юк, мин үзем өчен яшим. Кеше нәрсә уйлар, сөйләр дип яшисем килми. Рәхәттә, тынычлыкта, җылыда, мул табында яшисем килә. Күк йөзебез гел тыныч булсын, пандемия бетсен иде. Рәхәтләнеп, саф һава сулап, якыннарыңның сау-сәламәт булуын белеп яшисе килә.

Иң зур хыялым – кияүгә чыгу, гаилә кору. Яраткан кешем бар. Киләчәктә яраткан ирем янында бәхетле хатын-кыз буласым килә. Балалар үстерәсем, аларга белемнәрне тапшырасы килә. Балаларыма да музыкаль сәләт бирелер дип ышанам. Әти-әниемнең исән булуын телим. Барысы да минем янда бәхетле булса, мин дә алар янында бәхетле булырмын. Бөтен нәрсә дә бәхеткә корылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк