Туфрактан яралган туфан
Туфан Миңнуллинны иң беренче чиратта без язучы, драматург, депутат буларак беләбез. Язган әсәрләре, сәхнәгә куелган пьесалары буенча аңа бәя бирәбез. Әмма, Тукайчарак итеп әйтсәк, Туфан коеп куйган драматург кына түгел, Туфан зур ул, бөек ул, аның күзе күпне күрә.
Туфан Миңнуллинны иң беренче чиратта без язучы, драматург, депутат буларак беләбез. Язган әсәрләре, сәхнәгә куелган пьесалары буенча аңа бәя бирәбез. Әмма, Тукайчарак итеп әйтсәк, Туфан коеп куйган драматург кына түгел, Туфан зур ул, бөек ул, аның күзе күпне күрә. Бу язмамда мин Туфан Миңнуллинның иҗаты хакында түгел, ә үзе турында, аның күпләргә билгеле булмаган кайбер сыйфатлары, үзем белгән игелекле гамәлләре, үзенчәлекле гадәтләре турында сөйләргә булдым. Кырык елга якын даими аралашып-күрешеп, киңәш-табыш итешеп яшәгән энекәше буларак, минем моңа хакым бардыр дип уйлыйм.
Туфан холкы
Беренче күрүемдә мин иң элек Туфанның чәчләренә игътибар иттем. Урман-чытырман сыман уралып-бөтерелеп үскән, тимер тарак та кермәслек бу куе кара төстәге бөдрә чәчләр астында гадәти генә баш була алмавы көн кебек ачык иде. Тора-бара аның холкы да чәченә охшаш икәнне аңлый башладым. Дөрес, еллар узган саен, бу чәч дулкыннары, үзләренең ярсулыгын акрынлап югалтып, салмаклана, тынычлана төштеләр. Әмма аңа карап Туфанның холкы үзгәрмәде, ул һаман йөрәк кайнарлыгын, яшьлек бунтарьлыгын югалтмыйча, үз исеменә бәрабәр булып кала бирде.
Шактый вакыт мин Туфанның гел кычкырып сөйләшүенә ияләшә алмый йөрдем. Телефоннан сөйләшкәндә болай да Казаннан Кама Тамагына ишетелерлек итеп кычкыруы, өч кешелек мәҗлестә өч йөз кешелек залда сөйләгән кимәлдә нотык тотуы минем өчен сәер дә, кызык та тоела иде. Баштарак моны артистлык сәнгатен үзләштергән кешенең һөнәри сыйфаты дип кабул иттем. Алай дисәң, башка артистлар кычкырып та, пышылдап та сөйләшә-гәпләшә беләләр бит. Яши-аралаша торгач, моның да серенә төшендем бугай. Беренчедән, үзе әйтүенчә, аларның гаиләсендә һәммәсе дә һәрчак шулай кычкырып сөйләшкән икән. Мәрәтхуҗа авылында боларның өе яныннан узып барган кешеләр «Габдулланыкыларда тавыш
чыккан» дип уйлый торган булганнар. Ә чынлыкта, алар бөтен гаилә белән рәхәтләнеп, чөкердәшеп чәй эчеп
утыралар икән. Димәк, бу читтән кергән, өйрәнелгән гадәт түгел, әлеге дә баягы үҗәт холык, әти-әнидән, нәселдән мирас булып күчкән Туфан холкы икән. Ә ул холыкның төбендә, минемчә, шәхесне шәхес иткән иң олы ике сыйфат – ихласлык һәм үз-үзенә ышаныч ята. Үз-үзенә ышанган кеше генә шулай бар дөньяга ишетелерлек итеп аваз сала, бары тик ихлас күңел аша узган сүзләр генә башкаларның күңеленә юл таба.
Туфан киеме
Халыкта «кешене киеменә карап каршы алалар» дигән гыйбарә бар. Бу сүзләрдә хаклык булса да, алар нигәдер Туфанга кагылмый кебек. Чөнки Туфанның халәте төрледән-төрле булган кебек, аның киенүе дә гадәти кешенеке төсле түгел. Хәләл җефете, күренекле артисткабыз Нәҗибә ханым берзаман: «Туфан гаҗәеп зәвыклы итеп киенә белә», – дип язып чыккан иде. Аны укыгач, мин көлемсерәп җкуйдым, чөнки Дәүләт Советы рәисе, гаҗәеп пөхтә киенүче Фәрит Мөхәммәтшинның: «Туфан, бу чалбарыңның үтүк күргәне бармы?» – дигәнен ишеткәнем бар иде. Ә чынлыкта, алар икесе дә хаклы. Көндәлек гадәти халәттә Туфан бик гади киенә, ул таушалган джинсы чалбар белән чәчәкле-чуклы күлмәк киеп, башына ковбой эшләпәсе элеп тә урамга чыгарга мөмкин. Тантаналы кичәдә яисә мәҗлестә – Туфанны танырлык түгел: аның өстендә яңа гына манекен иңнәреннән төшкән модалы костюм, күз явын алырдай җгалстук булыр! Ә Сабан туенда,
милли бәйрәмнәребездә бөдрә чәчле тубал башына татар түбәтәе менеп кунаклар. Түбәтәйнең дә теләсә кайсын кими: көндәлеккә бизәксез кара түбәтәй сайлый, ә бәйрәмнәрдә чигелгәнен кияргә ярата. Язучыларның Германиядә һәм Австриядә узган халыкара конгрессларында да башыннан төшмәде аның түбәтәй. Татар язучыларын анда иң беренче чиратта Туфан түбәтәе аша танып алалар иде.
Кыскасы, Туфан кайда, кем янында ничек киенергә кирәклеген яхшы белә. Бер караганда, ул киемгә бөтенләй игътибар да итми кебек. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Туфан авылга кайтканда – чын авылча итеп, президент янына барганда – президентларча, халыкара форумнарда Европа фраерларыча киенә.
Минем уйлавымча, күңелендә гармония, тәртип булган кеше болгавырлык хөкем сөргән кеше исә тирә-юнендә, шул исәптәнкиемендә, бүлмәсендә һәрчак идеаль тәртип урнаштырырга тырыша. Ә Туфан Миңнуллин үзенең тынгысыз күңелендә үзе тәртип урнаштыра, күңеле белән идарә итә белә торган шәхес. Шуңа күрә дә аның киеме һәрчак күңел халәтенә бәрабәр, шуңа күрә дә Туфанның киеме аның үзенә охшаган.
Туфан гадәтләре
Туфан, гадәттә, кешеләр белән елмаеп, ике куллап күрешә. Озак күрми торган якын дусларын, очрашканда, кайчак кочаклап та ала. Әмма саубуллашканда беркайчан да кешегә кулын сузмый. Кул биреп саубуллашсаң, бөтенләйгә аерылышкан кебек буласың дип үзенчә юрый ул. Аның таныш-белешләре исәпсез-хисапсыз, дуслары да шактый, ә дошманнары, булса да, берничә генәдер. Алары да, шәхси мөнәсәбәтләрдән бигрәк, милләткә мөнәсәбәт белән бәйләнгән. Ул зур гөнаһ, иң зур җинаять дип үз милләтеңә хыянәт итүне саный. Андыйлар белән Туфан бернинди мөнәсәбәткә дә керми, ялгыш очрашканда да кул биреп исәнләшми.
Телефоннан сөйләшкәндә, ничек сәламләвенә карап кына да аның кем белән әңгәмә корганын аңлап була. Әгәр тыныч кына бер тапкыр «Исәнмесез!» дисә, димәк, ул гадәти танышы яисә бөтенләй белмәгән кеше белән сөйләшә дигән сүз. Әгәр инде йөзенә елмаю иңдереп, тавышына җылылык өстәп рәттән ике мәртәбә «Исәнмесез!» дип кабатласа, теге баштагы әңгәмәдәш якын кешесе яисә хөрмәт иткән мәртәбәле шәхес була. Ә инде тавышына яшьлек дәрте биреп, илаһи серлелек белән өч мәртәбә «Исәнмесез!»не тәкрарласа, димәк, ул ниндидер илаһи зат – хатын-кыз заты белән сөйләшә дигәнне аңлата.
Хәләл җефете Нәҗибә ханым белән Туфан мөнәсәбәте хакында аерым бер фәлсәфи трактат язарлык. Үзара аралашканда, әңгәмә корганда Туфан Нәҗибә ханымга карата шактый кырыс булып та күренергә мөмкин. Ә инде кемдер Нәҗибә апага катырак кагылып, аны кыерсыта башласа, Туфан кинәт кенә нәсел-нәсәбен саклаучы җәнлек-җанвар затына әверелә. Шуңа күрә дә Нәҗибә ханым һәрчак мәгърур, горур кыяфәтле, шуңа күрә дә ул җиргә аягын нык басып йөри, шуңа күрә дә ул сәхнә тутырып рәхәтләнеп иҗат итә иде.
Еш кына безгә Туфан белән төрле мәҗлесләрдә бергә булырга туры килә. Аны һәркем белә, һәр җирдә аны колач җәеп каршы алалар. Ул теләсә кайда теләсә кем белән уртак тел таба ала. Туфан һәр кешенең күңел түренә юл саба белә, чөнки ул аңа гади әңгәмәдәш дип кенә түгел, ә булачак, язылачак әсәренең фарази бер герое, үз туганы итеп карый сыман.
Шунысы гаҗәп, мәҗлес өстәле янына килеп утыруга, ул, уңга-сулга карамыйча, бар дөньясын онытып ашарга тотына. Шулай бераз тамак ялгап алгач, өстәлдән башын күтәреп, ярамас эш эшләгән малай сыман оялып кына, тирә-юньгә күз сала. Мәҗлес әле башланмаган, кунаклар утырышып та бетмәгән, ә Туфанның инде тамагы яртылаш туеп та өлгергән. Теләсә кайсы мәҗлеснең язылмаган кануннарын бозу булса да, мин аның бу гадәтен аңлап, эчтән генә үземчә аклап утырам. Чөнки Туфан буынының (шулай ук өлешчә безнең буынның да) тамак туйганчы ашарга зар-интизар булып, ачлы-туклы узган балачак һәм яшьлек елларын бик яхшы беләм. Ул елларда без, итагать саклауны онытып, алга куелган барлы-юклы ризыкны тизрәк ашап калырга, ач корсакны тизрәк тутырырга тырыша идек. «Чир китә, гадәт кала», – дип юкка гына әйтмиләрдер инде халыкта.
Ашыгу гадәте тора-бара аның бөтен яшәү рәвешенә әверелгән кебек тоела миңа. Ул ашыгып ашый, ашыгып эшли, ашыгып иҗат итә, ашыгып яши. Балачактагы барлы-юклы саран ризык кебек, кеше гомеренең дә бик исәпле булуын, санаулы еллардан гына торуын яши-яши бик яхшы төшенгән Туфан.Төрле дәрәҗәдәге җыелышларда, хәтта Дәүләт Советы сессияләрендә дә, һич көтмәгәндә, залдан кинәт кенә кычкырып-кычкырып куюы да әйтәсе фикеренең нәкъ менә шушы мизгелдә кирәк булуын, вакыт кадерен, вакыт мәгънәсен аңлаудан, кыскасы, ашыгып яшәүдән киләдер, ахрысы.
Аның беренче карауга сәер булып тоелган бик күп гадәтләрен мин еллар үткән саен үземчә шәрехләп, үземчә аңларга тырыша идем. Финляндиягә Хельсинки каласына Конгресска баргач, бөтен юлдашлар кибетләрдән кием-салым, төрле сувенирлар эзләп йөргәндә, олпат язучы Туфан Миңнуллинның утын яра торган атаклы фин балтасы сатып алуын күреп, һәммәбез дә аптырашта калган идек. Ә киләсе сәяхәтебездә аның бөтен Берлин каласын бетереп чылбырлы кесә сәгате эзләве дә сәер тоелды безгә. Ныклап уйласаң, ул күпләр кебек бүгенге көн белән генә яшәми, ә шулай итеп балачакта эшли алмаган эшләрен бүген эшләргә, балачак өметләрен, балачак хыялларын бүген булса да тормышка ашырырга ашыга икән ләбаса.
Мәкалә «Сәхнә» журналы 2020 елның август санында бастырылды. Дәвамы киләсе санда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк