Логотип
Журналда укыгыз

Затлы җырчы, тыйнак хуҗа

Сара апа, мәрхүмкәем, ул үзен үзешчән композитор дип тә санамады, композитор дип тә йөрмәде, ул җыр язуын белде һәм ул үзенең җырларын халыкка Татарстан радиосы аркылы җиткереп торды.

Хәтергә гоемрлеккә дип уелып калган бер кызыклы вакыйганы искә төшереп башлыйк әле. Миңа бервакыт Рафаэль Ильясовның халкыбызның «Сагынам, дуслар, илкәйне» дигән җырын сәхнәдән җырлаганын ишетергә насыйп булды. Дөрес, аны башка жырчылар башкаруында да тыңлаган бар иде, ләкин жырның бу кадәрле тәэсирләндергәне, бәгырьне канатканы юк иде әле. Хәер, Рафаэль Ильясовны тыңлаган кешегә моны аңлатып тору артыктыр. Шушы концерттан соң берничә көн үткәч, радиотапшыру әзерләгәндә, Рафаэль абыйның шул җырын программага кертмәкче булдым, темага шәп туры килә иде ул. Әмма, фонотеканы күпме генә актарсам да, таба алмадым мин ул җырны. Гомумән, җырчы Рафаэль Ильясов киштәсендә нибары 10-15 язма саклана иде. Гаҗәп хәл иде бу, чөнки ул вакытта Рафаэль абый Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясе җитәкчесе иде, кул астында куәтле бер тавыш яздыру студясе эшләп тора иде бит. Барысына да  үзе хуҗа! Исәбенә керсә, радионың бөтен фонотекасын үз җырлары белән дыңгычлап тутырырга мөмкинлеге булган. Ләкин ул алай эшләмәгән. Ни өчен? Күп еллар үткәч, 2009 елның апрелендә, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясовның 70 яшьлек юбилеена багышлап тапшыру әзерләгәндә мин бу сорауны җырчының үзенә бирдем.

Тапшыруда без Рафаэль Ильясоның нәкъ менә радиодагы эшчәнлеген калкытып күрсәтергә тырышкан идек. Аны халык җырчы буларак яхшы белә, ярата, ә менә ярты гасырга якын журналистлык эшчәнлеген, Татарстан радиосында үз мәктәбен, үз дәверен барлыкка китерүе бу тапшыруны тыңлаганда күпләр өчен ачыш булды. Чыннан да, ул озак еллар дәвамында музыка редакциясен җитәкләде, хәзерге вакытта төрле радиоларның эфирында яңгырый торган фонд язмаларының күбесе нәкъ менә аның хәер-фатихасы, аның тырышлыгы белән яздырылган һәм сакланып калган.

Бу тапшыруны сез QR-код аша журнал сайтына кереп тыңларсыз. Сезне кызыксындыру өчен әңгәмәдән берничә фикерне кәгазьгә иңдереп куйыйк.

 Рафаэль абый, бер мәкаләгездә Сез Бөтенсоюз радиосы каналларын файдаланып, татар музыкасы казанышлары белән бөтен илдә яшәүче милләттәшләребезне танышттырып баруыгыз турында язган идегез. Бу хезмәт ул вакытта үзенә күрә бер батырлык булгандыр, кебек тоела.

– Күп еллар дәвамында айга ике мәртәбә 45әр минутлык тапшырулар әзерләп, Бөтенсоюз радиосының СССР халыклары музыкасы редакциясенә җибәрә идек. Бу программаларда без татар музыкасының яңа казанышлары белән беррәттән, музыка сәнгатенең тарихи вакыйгалары, яшь башкаручылар иҗатына да зур урын бирдек. Ул тапшыруларны оештыру өчен вакыт белән санашу юк иде. Ә бит музыкаль тапшырулар редакциясе көн саен Татарстан радиосы эфирына да сәгать ярымлык программа әзерли иде: концерт-очерклар, әдәби-музыкаль, җырлы-биюле композицияләр, сораулар буенча концертлар... 

Сез Бөтенсоюз тавыш яздыру студиясен бик еш телгә аласыз...

– Татарстан радиосы язмышы Мәскәүдәге шушы оешма белән тыгыз бәйләнгән иде. Безнең фонотекадагы опера, балет, симфоник музыка, хор әсәрләре, камер-инструменталь язмаларның 90 проценты Бөтсенсоюз тавыш яздыру студиясенең бригадалары тарафыннан Казанга килеп эшләнгән. Ул бригадаларны без олы кунакларны каршылагандай кабул итә идек. Тулы бер ай эчендә көндезнге 12 дән төнге 12 гә кадәр Казан консерваториясенең актлар залында һәм радио студиясендә музыка яңгырап тора иде. Симфоник оркестрга кушылып опералардан арияләр, балетлардан фрагментлар, симфоняләр, кыскасы, без нинди план тәкъдим итсәк, шул әсәрләрне 20-22 шәр сәгатьлек язып алып китеп, Бөтенсоюз радиосының сәнгать советына тапшыралар иде. Мин ул советның утырышларында Татарстан радиосы вәкиле булып катнаша идем.

Бригада соңгы мәртәбә Казанга 1985 елның көзендә килде. Аннары дөньялар үзгәреп китте, Бөтенсоз радиосы, аның тавыш язу студиясе таркалды. Һәм бу изге гамәл юкка чыкты, әлбәттә, кызганыч. Бригаданың соңгы килүендә Хәйдәр Бигичев, Клара Хәйретдинова, Зилә Сөнгатуллина, Винера Ганиева, Хәдичә Гыйниятова, Мөнир Якупов, Рафаэль Сәхабиев, опера театрының башка солистлары, хоры, оркестры башкаруында гына да 16 сәгатьлек музыка яздырылды. Мәскәүлеләр гаҗәпләнәләр иде, бригада бер генә сәгать тә эшсез утырмады, артистлар берсен-берсе алмаштырып кына тордылыр.

Әле бит безнең Татарстан радиосында шулай ук язмалар туктаусыз алып барыла иде. Никадәр иҗат көчләре, никадәр җырчыларыбыз, музыкантларыбыз бар иде. Шуның өстенә үзешчән сәнгатькә дә игътибар бик зур иде ул вакытларда.

 Безнең көннәрдә музыкага караш үзгәрде, хәзер инде көй чыгаручыларыбызның кайсы профессионал, кемнең үзешчән икәнен аерып та булмый, ләкин ул вакытларда бу бик җитди мәсьәлә иде. Без беләбез, хәтта Сара апа Садыйкова да үзешчәннәр рәтендә йөргән... 

– Әле Фәтхерахман Әхмәдиев, Арслан Батыршин, Әхмәт абый Хәйретдинов та шул сафта иде...

Ләкин, Рафаэль абый, безнең радио фондында менә шушы композиторларыбызның әсәрләре бик күп... 

– Әлбәттә шулай, чөнки шул ук Сара апаны алсак, халык аның җырлары белән рухланып яшәде бит. Моны профессиональ композиторлар да белә иде, ишетә иде. Сара апа, мәрхүмкәем, ул үзен үзешчән композитор дип тә санамады, композитор дип тә йөрмәде, ул җыр язуын белде һәм ул үзенең җырларын халыкка Татарстан радиосы аркылы җиткереп торды.

Әлбәттә, без бөтен композиторларга, жырчыларга объектив карашта булырга тырыштык. Ләкин иҗат кешесенә табигать биргән сәләт кенә житми, уңышка ирешү өчен күп эшләргә, тырышырга кирәклеген кайберәүләр аңлап бетерми иде. Билгеле инде, андыйлар редакция эшчәнлегеннән канәгатьсезлек белдереп, югары оешмаларга хатлар да язды, тикшерүләр дә булды, әмма дөреслек жиңә килде.

 

Автор - Нәсим Акмал

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк