Логотип
Хәбәрләр

Камал театрының яңа бинасында Фуат Әбүбәкеровның җырлары яңгырады

Камал театры артистлары Фуат Әбүбәкеров җырларын яратучылар өчен бәйрәм оештырды.

Камал театрының яңа бинасында урнашкан Шәрык залында күренекле композитор, күп спектакльләр өчен җырлар язган Фуат Әбүбәкеровның иҗат кичәсе узды. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, композитор үзе әлегә концертта катнашмаса да, аның җырларын тыңларга теләп килгән тамашачы канәгать калгандыр, мөгаен. Кичәнең алып баручылары Рамил Вәҗиев белән Алсу Каюмова театрның яшь артистлары, эксперименталь труппа артистлары белән беррәттән, инде күптән халык күңелен яулап алган күренекле артистларны тәкъдим итә торды. Концерт программасы композиторның 2024 елда узган юбилей концерты белән аваздаш иде дисәк тә ялгыш булмас. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021