Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2022, №10 (октябрь)

12 октября 2022 «Сәхнә», 2022, №10 (октябрь)

2 бит

ЯРАТУ – ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗЕНЕКЕ

Гөлинә Шәйхи

Яшь, талантлы, креатив, ихлас, гади. Халык күңеленә йөрәктән чыккан моңы белән бәреп кергән Илгиз Мөхетдиновны әнә шул сүзләр белән генә тасвирлап булыр иде. Аның белән аралашканнан соң, җирдә әле самими, ихлас һәм эчкерсез кешеләр калганына ышанасы килә башлый.

 

6 бит

ЯРАТКАН ЭШЕҢ БУЛСЫН

Рәфидә Галимҗанова

Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова быел 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул гомеренең 31 елын ул К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына багышлаган. Бүгенге көндә дә биредә тамашачысына тугры хезмәт итә. Аның белән балачак еллары, иҗатының иң күңелле чоры һәм бүгенгесе турында сөйләштек.

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

Равил Фәйзуллин

 

12 бит

«АК ПАРОХОД» АРТЫННАН...

Рәфидә Галимҗанова

Без барыбыз да балачак иленнән. Һәрберебезнең дә күңелле һәм ямансу хатирәләре бар. Шул мизгелләрне искә төшерү өчен кайчак балачак китабын кулга алу да җитә. Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры быелгы сезонында тамашачыны Чыңгыз Айтматовның «Ак пароход» әсәре аша балачакка алып кайтты. Спектакльне сәхнәгә режиссёр Илсур Казакбаев куйды.

 

16 бит

ТЕАТР КАЙДАН БАШЛАНА?

Кемдер, кайчандыр «театр гардеробтан башлана», дип әйткән, имеш. Бәлки хаклыдыр, бәхәсләшмим. Әмма минем үз фикерләрем дә бар. Әлбәттә, мин соңгы сүзне әйтүче хөкемдар түгел, фәннилеккә дә дәгъва кылмыйм. Уйлары белән уртаклашырга һәркемнең хакы бар. Бәхәсләшүчеләр табыла икән, шат кына булачакмын. Беренчедән, хакыйкать бәхәстә ачыла, икенчедән, кайсы команда кайсының капкасына ничә туп яки резина кисәге керткән, дип мәгънәсез әңгәмә корганчы, театр дигән бөек сәнгать турында сөйләшербез. Кәшәкә тотып чабып йөрешне неандерталец та карый ала, ә театрга йөреп, аның турында сөйләшү өчен акылы һәм күңеле белән камил булган адәми зат булу кирәк.

 

18 бит

ҮЗ ЮЛЫБЫЗ КАДЕРЛЕ

Лилия Гыймазова

«Яңалыкларны бар кеше дә кабул итеп бетерә алмый, һәм бу ‒ табигый хәл». Казан шәһәр филармониясенең сәнгать җитәкчесе, «Казан» бию ансамбле җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова әнә шулай ди. Аның белән без үзгәрешләрнең әһәмияте, филармониянең үзенчәлекле һәм бай программасы, һөнәр буларак сәнгать һәм башкалар турында сөйләштек.

 

22 бит

БУА ЛАБОРАТОРИЯСЕ

Лилия Газизуллина

Быелгы сентябрь аенда Буа районының иҗади почмакларында театраль мәйданчыклар гөрләде. Көзнең беренче ае буалыларга һәм район кунакларына күңелле вакыйгаларга бай, хәтер почмакларында онытылмас җылы истәлекләр калдырган 12 көн бүләк итте.

 

24 бит

РОЛЬ УЛ ‒ ЯЗМЫШ ЭШЕ

Илүсә Зәйнетдинова

Күзләре янып тора аның. Сәхнәне яратуы шул күзләренә язылган. Ә бәлки йөрәгенә... Әйе, һичшиксез, йөрәгенә! Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Алсу Шакирова сәхнәгә булган мәхәббәте, рольләре хакында сәгатьләр буе сөйли ала. Һәм аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә…

 

28 бит

ОСТАЛЫК ҺӘМ ОСТАЗЛЫК

Нәсим Акмал

Кешенең рухи дөньясын тәрбияли торган, яхшылык кылырга өнди торган шигырьләр була. Бик күбебезгә билгеле шагыйрә, телевизион һәм радиотапшырулар алып баручы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия ханым Җиһангированың шигъриятенә аеруча хас алар. Шагыйрәнең үзе белән сөйләшкәч тә, сизмәстән фәлсәфи, тирән уйларга чумасың...

 

32 бит

ШУЛАЙ БУЛДЫ

Алмаз Хәмзин

Быел ноябрь аенда Татарстан радиосы оешуга 95 ел тула. Хәзерге вакытта шушы бер гасырга якын тарих, шул тарихны хәрәкәткә китергән шәхесләр турында сөйләүче тапшырулар әзерләнә. Әлеге тезмәдә «Рафаэль Ильясов мирасы» дип исемләнгән сәхифәләр аерым бер урын алып торачак.

 

30 бит

ИҖАТ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН ГОМЕР

Земфира Мөхәммәтшина

Үзем шушы җырны көйлим, үземнең уйларым балачак дөньясында булган әле бер хатирәне актарып сала, әле икенчесен...

 

32 бит

КАМА ЕГЕТЕ

Әнәс Хәсәнов

Инде бик еракта, тарих төпкелендә калган 1954 ел җәенең матур бер көнендә мин чиксез дулкынлану белән Казан дәүләт педагогика институтының бусагасына абынасөртенә баскычка атлыктым. Язмышым хәл ителә ләбаса! Бүген укырга алынган абитуриентларның исемлеген чыгарып эләчәкләр. Игъланнар тактасы янында минем шикелле егетләр, кызлар гөжли. Кайсы шатлыгыннан иптәшен кочаклый, үбә, кайсы башын иеп читкә тайпыла, уйга бирелә.

 

35 бит

XVIII МӨСЕЛМАН КИНОФЕСТИВАЛЕ

Мәдәният министрлыгында

7–11 сентябрьдә Татарстан башкаласында XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале узды. Конкурс һәм конкурстан тыш программада барлыгы 100ләп фильм күрсәтелде.

 

36 бит

БЕРЕНЧЕ КАЙТАВАЗ

Фатиһ Кутлу

Күптән түгел татар язучылары дөньяга танылды! Төркиядән Татарстаныбызга кайткан милләттәшебез, филология фәннәре кандидаты, тәрҗемәче Фатиһ Кутлу яңалыкларына тукталыйк. Нәкъ менә аның тәрҗемәләре аша төрекләр татар язучыларының әсәрләрен якын итте. Бу юлы сүзебез ‒ әле генә табадан төшкән китап ‒ «Татар хикәяләре антологиясе» турында булыр. Ул Төркиянең «Һәҗә» нәшриятында басылды. Китапка карата төрек матбугатында беренче фикерләр күренә башлады. Безгә «Яңа шәфәкъ» газетасында басылып чыккан «Татар хикәя табыныннан ‒ әчесеннән, төчесеннән ‒ төрлесеннән тәмтомнар…» дип исемләнгән язма килеп иреште. Аны Ибраhим Демирҗи язган. «Хәзерге татар хикәяләре антологиясе» турындагы беренче кайтаваз-язманы Асия Рәхимова төрекчәдән тәрҗемә итеп бирә.

 

38 бит

КУРЧАК ТЕАТРЫ ‒ ҖИҢҮЧЕ!

Дилия Шәязданова

Татар дәүләт «Әкият» курчак театры Илгиз Зәйниевнең «Адәмнәр» спектакле белән «Иң яхшы режиссёр эше» призына лаек булды.

 

40 бит

ТОРМЫШ КЫЙММӘТЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ

Алинә Айдарова

Айваз Садыйров ‒ бүгенге көндә телевидение һәм радио өлкәсендә иң күп телгә алынган һәм үз урынын булдыра алган иҗат кешесе. Бу әңгәмәдән соң үзем өчен алган мөһим фикер һәм сабак: үз халәтеңә туры килгән хезмәтне сайларга кирәк.

 

43 бит

НИЛӘР АЛЫП КИЛӘСЕҢ, КӨЗ?

Алинә Айдарова

Сентябрь җитте, димәк, концертлар сезоны башланып китте. Җырчылар җиз сызганып эшкә кереште. Бу сезон уңышлы булсын, гаугалар, югалтулар күрсәтмәсен!

44 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

48 бит

СКАНВОРД