Логотип
Хәбәрләр

Чаллыда Казанның туган телләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән проектлары тәкъдим ителде

5 май көнне Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов инициативасы белән Чаллыда Казан шәһәренең туган телләрне саклау һәм үстерү өлкәсендәге уңышлы муниципаль тәҗрибәләренә багышланган эшлекле очрашу узды.

Төп спикер буларак Казанның вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова чыгыш ясады. Ул Республиканың башка шәһәрләреннән килгән хезмәттәшләренә Татарстан башкаласында тормышка ашырылучы системалы проектлар турында сөйләде: туган телдә мохит булдыру һәм балаларны иҗат аша милли мәдәнияткә җәлеп итү алымнарына тукталды.

Казанның уңышлы тәҗрибәсен масштаблаштыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Соңгы елларда күренгәнчә, балаларда туган телгә кызыксыну уятуның иң нәтиҗәле һәм мавыктыргыч ысулларының берсе – театр сәнгате. Шуңа да фикер алышуның төп темасы булып, «Апуш» студиясе үрнәгендә Республика шәһәрләрендә татар балалар театр студияләрен ачу торды.

Очрашуда шулай ук Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга Башкарма комитетлары вәкилләре катнашты. Алар үз территорияләрендә Казан тәҗрибәсен кертү мәсьәләсен өйрәнде.

Чара Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Апуш» балалар театр студиясенең «Елантау» спектаклен карау белән тәмамланды. 

 

Фото – Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021