Логотип
Архив Материалов

«Ак бүре»

  Яшь композитор Зөлфия Рәүпованың яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин либреттосына иҗат ителгән «Ак бүре» операсын халык күптәннән көтте, чөнки композитор Р.Әхиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» операсы...

 

Яшь композитор Зөлфия Рәүпованың яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин либреттосына иҗат ителгән «Ак бүре» операсын халык күптәннән көтте, чөнки композитор Р.Әхиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» операсы М.Җәлил исемендәге театрда сәхнәләштерелгәннән соң җиде ел инде татар операсы куелганы юк иде.

Билгеле булганча, Ак бүре төрки-татар һәм төрки-монгол мифологиясенең популяр персонажларының берсе. Ул Тәңре дәрәҗәсендә торган тотем хайван буларак гәүдәләндерелгән. Ак бүре гүзәл яшь егет, әкияти кош, могҗизалы ат рәвешенә кереп, аларның вазыйфасын үти алган. Әкиятләрдә, риваятьләрдә һәрвакыт Ак бүренең изге бер зат, Тәңре нәселеннән булуы ассызыклана. Татар һәм башкорт легендаларында ул халыкны бәладән коткаручы ролен үти, урман-таулар арасында адашкан халыкларны бәладән коткарып кала. Татар халкының «Ак бүре» әкиятендә бүре иксез-чиксез һәм беркем дә үтә алмый торган дәһшәтле кара урманның кодрәтле хуҗасы буларак, Тәңрегә хас булган барлык сыйфатларга ия: аңа очраган, бигрәк тә аның урманына аяк баскан һәркемнән ул үзенә тулысынча буйсынуны, хәтта аңа сәҗдә кылуны, табынуны таләп итә. Үз ихтыярына буйсынмаучыларны Ак бүре шунда ук һәлак итә: тораташка әйләндерә. Әмма Ак бүренең кодрәтен таныган очракта, ул аларны шунда ук элеккеге хәленә китереп терелтә. Әнә шундый сыйфатларга ия бүре турында якут, бурят, һинд, борынгы грек, шумер-аккадларның дастан, эпосларында, христианнарның Гайсә пәйгамбәр исеме белән бәйле әсәрләрендә укырга мөмкин. Ә борынгы төркиләрнең бер легендасында төркиләр тарихындагы мәшһүр Ашина династиясенең бүредән башлангыч алуы тасвирлана. Ашина династиясе тулысы белән дошманнар тарафыннан юк ителә. Бары бер бала гына исән кала. Ана бүре аңа ит ашатып тора. Тора-бара ана бүре ун ир бала таба. Аларның һәркайсы ыру башлыгы булып китә. Шулар арасында Ашина искиткеч тылсымлы сыйфатларга ия була. Ул ата-бабаларга ихтирам йөзеннән үзе яшәгән илнең капкасына бүре башы төшерелгән байрак элеп куя торган була. Бу традиция Чыңгызхан урдасына да күчә. Ашина династиясе төрле төрки дәүләтләрдә 300 елга якын вакыт хакимлек итә. Ак бүре образын шагыйрьләребез дә үзләренең иҗатларында яратып куллана.

«Тарихлардан килә ул Ак бүре

Төркиләрнең изге җанвары.

Ул исемнән бөркелепләр тора

Аклык, дәһшәт һәм дә горурлык», –

дип яза шагыйрь Роберт Миңнуллин. Татар операсын иҗат итү һәм башкару идеясен Татарстан дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижёры Александр Сладковский күтәреп чыга. Маэстроның күңелендә татар операсына кызыксыну барлыгын казанлылар һәм башкалабыз кунаклары үткән ел үк күргән иде: Казан Кремлендә Н.Җиһановның «Алтынчәч» операсын башкарды. Ә бер көнне дирижёр Казан консерваториясен тәмамлап Мәскәүдә яшәүче яшь композитор Зөлфия Рәүповага опера иҗат итү тәкъдиме белән чыга. Әйтергә кирәк, маэстро Зөлфиябезнең иҗатын электән үк күзәтеп килгән, әсәрләрен башкарган, хәтта берсен олуг композиторларыбыз Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов музыкасы белән бергә дөньякүләм танылган SONY MUSICта яздырып, Татарстан композиторларының антологиясенә кертә. Либреттоны исә күренекле шагыйребез Равил Бохараев иҗат итә башлый. Әмма әсәрне тәмамларга өлгерми, бакыйлыкка күчә. Аны шагыйрьнең хатыны Лидия Григорьева язып бетерә. Инде сәхнәләштерә башларга ярый дигәндә генә, Лидия ханым дирижёр А.Сладковский куйган шартларга ризасызлыгын белдереп, проектта катнашудан баш тарта. Яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшинның иҗатын күзәтеп килгән, шигырьләрен укыган Зөлфия Рәүпова егеткә мөрәҗәгать итәсе була. Үз гомерендә бер пьеса да иҗат итмәгән шигырь остасы башта куркып кала, билгеле. Әмма егетнең сәхнә жанрында тәҗрибәсе бөтенләй юк түгел. Ул, мәсәлән, К.Гоцциның «Турандот»ын тәрҗемә итте. Бүген бу әсәр буенча Г.Камал театрында куелган спектакль зур уңыш белән бара. Үгетли торгач, егет күнә, һәм опера язуны яңадан башлыйлар.

– «Ак бүре» әкиятен укыгач ук бик яраткан идем, – дип сөйләде Зөлфия. – Ул бик борынгы әсәр. Анда кызыклы мавыктыргыч борылышлар байтак. Өстәвенә, бүре болгар бабаларыбызда, татарларда изге саналган, мәҗүсилек чорында аңа табынганнар. Дөресен әйтергә кирәк, операны иҗат итү җиңел булмады, чөнки бу жанрда язылган беренче әсәрем иде ул. Ә моңа кадәр башлыча симфоник жанрда иҗат итә идем. Симфонияләрдән әни амплуасына күчтем. Минем җиде яшьлек кызым бар. Ә улыма, Александр Сладковский опера иҗат итү тәкъдиме белән чыкканда, нибары дүрт ай иде. Шулай да эшне бергәләп ерып чыктык. Опера пролог, эпилогтан һәм дүрт өлештән тора. Аны иҗат иткәндә мин, әлбәттә инде, Татар милли классикасына таяндым. Әмма хәзерге заман музыкасы аһәңнәрен дә катыштырырга тырыштым. Үзем композиторыбыз Фәрит Яруллин музыкасын бик яратам. Аның иҗаты мине һәрвакыт илһамландыра. Либреттоны тарихи җирлеккә якынайту йөзеннән персонажларның исемнәрен үзгәрттек. Патша – Хан, Патшабикә – Ханбикә, төп герой кече уллары Тәгин булды, – дип, сөйләп китте шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин. – Миңа либретто язуда тарихи романнар остасы Нурихан Фәттахның әсәрләре бик ярдәм итте. Аның мәҗүсилек чорына караган әсәрләре детальләргә бик бай. Шуның өстенә әкиятләр күп укыдым, опера теориясен өйрәндем, әлбәттә инде, каһарман-шагыйрь М.Җәлилнең «Алтынчәч» операсын өйрәнеп чыктым. Либретто бер әкияткә генә нигезләнмәгән, ул берничә әкиятнең кушылмасыннан гыйбарәт. Бер өлеше, мәсәлән, «Юха елан һәм ярлы егет» әкиятеннән алынган. Татар әкиятләрендә бик матур сюжет бар. Бер егет сөйгән кызын оныта, башкага өйләнергә тели. Кыз исә туйга бәлеш пешереп бүләк итә. Аны кискән вакытта «оныттың, оныттың» дип чүтелди-чүтелди ике күгәрчен килеп чыга. Бу сюжет күптәннән күңелдә йөри иде. Без дә Тәгинне вакытлыча аңсыз иттек. Әмма ул әнисенең бишек җырын ишетеп үткәнен хәтерли башлый. Юха еланы да – бүтән әкияттән килеп керде. «Ак бүре» операсында 200ләп кеше катнаша. Ханбикә партиясен бүгенге көндә Мәскәү консерваториясендә белем алучы Альбина Латыйпова, Кам ананы «Голос» проектында җиңү яулаган Эльмира Кәлимуллина, Юханы Мәскәүдә Г.Вишневскаяның опера студиясен тәмамлаган Алинә Шакирова, Ак бүрене Мария театрында җырлаучы Артур Исламов, Ханны Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев башкара. Тәгин партиясен яшь башкаручы Рүзил Гатинга тапшыралар. Башка рольләрне танылып килүче җырчылар Айрат Имашев, Руслан Абдрафыйков, Динар Жусоев, Денис Ханбаба җырлый. Операны А.Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт симфоник оркестры башкарды. Тамашада Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, М.Таминдарова җитәкчелегендәге дәүләт камера хоры, катнашты. Спектакльнең режиссёры – Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов, рәссамы – Булат Гыйльванов, балетмейстеры Татарстанның халык артисты Ләйсән Хәмитова.

Премьерага тамашачы күп килгән иде. Милли яңгырашлы музыка, матур костюмнар, оста куелган биюләр, җырчыларның артистлык осталыгы һәм, әлбәттә инде, җырлаулары беркемне дә битараф калдырмагандыр. Музыкада күп халыклардан алда дәүләт тоткан борынгы бабаларыбызның гаярьлек авазлары, шул алтын чорларны сагыну ишетелә иде. Ә барыннан да бигрәк чит милләт дирижёрының илдә-көндә үз урыннары булмаган яшь талантлы татар җырчыларын бергә туплап татар операсы куюы күңелне әсирләндерде. Әйе, спектакльдә декорацияләр шартлы иде, чын операда оркестр да артистлар белән бер сәхнәдә торырга тиеш түгел, билгеле. Ачык һавада тавыш та тигез таралмый, шуңа күрә кайбер сүзләр аңлашылмый да калгандыр. Әмма шуны истә тотарга кирәк, «Ак бүре» – бик үк табигый әйбер һәм бернинди эксперимент та түгел. Яшь, талантлы татар композиторлары, артистларының урамда җырлавы ул ничарадан бичара ясалган адым. Опера һәм балет театрыбызның татар музыкасына битарафлыгын күреп торабыз. Һәм шушы вазгыятьтә «Ак бүренең» тууы – үзе бер могҗиза. Ә инде маэстро А.Сладковскийның әле танылып та өлгермәгән яшьләр белән төрледән-төрле проектлар оештырып, татар музыкасына игътибар күрсәтүе, алар белән репетицияләргә күпме вакытын багышлавы һәм ахыр чиктә үзе дә мавыгып китеп премьерада яшьләрчә җилкенеп-хисләнеп дирижёрлык итүе аңа карата зур хөрмәт уята. Премьерага бик зыялы халык җыелган иде. Шуларның берсе сәнгать фәннәре докторы, консерватория профессоры Земфира Сәйдәшева. Соңыннан ул беренче тәэсирләре белән уртаклашты.

– Яшьләрнең опера кебек зур жанрларга мөрәҗәгать итүе бик куандыра, – диде ул. – Соңгы елларда композиторлар Эльмира Галимованың «Сөембикә канаты» арт-операсы, Эльмир Низамовның «Алтын казан» рок-операсы башкарылды. Күп композиторлар үз иҗатларында Көнбатыш Европага иярә, көйне, миллилекне югалта бара, әмма традицияләребездән китәргә теләмәгән яшьләребез дә бар. Зөлфия Рәүпованың бу операсында, мәсәлән, авангард та бар. Әмма ул милли традиция белән оста үрелгән. Дирижёр А.Сладковский җитәкчелегендәге оркестр, артистлар, аларның костюмнары, бию күренешләре матур тәэсир калдырды. Гомумән, традиция һәм заманчалык, аларның бәйләнеше һәрвакыт бәхәсләр уятты. Шунысы куанычлы, безнең төбәктә милли менталитетның тамырлары бик тирән, шуңа күрә Идел буе, Урал республикалары композиторларының музыкасы беркайчан да «Евразия» яки «Идел-Урал» төбәге сәнгать әсәрләре статусын алмаячак. Шул ук вакытта Европаның берәр илендә иҗат ителгән музыка күптән инде музыка фәнендә «Европа» сәнгать әсәре исеме белән йөри. Әмма бу татар музыкасында Европа музыкасы казанышларын кулланырга ярамый дигән сүз түгел. Иң мөһиме авангард татар музыкаль традициянең мәгънәви асылы белән үрелеп килергә тиеш. Шул чакта яңа композицион чаралар белән коралланган композитор халык өслүбенең үзенчәлеген яңадан ачу, фольклорны тирәнрәк тою мөмкинлегенә ия була. Бу традиция һәм авангард синтезы композиторлар Ш.Тимербулатов, Ш.Шәрифуллин, Р.Кәлимуллин, Р.Әхиярова иҗатларында чагылыш тапкан. Яшь буын музыка осталары Р.Сәлимов, Э.Галимова, Э.Низамов, З.Рәүпова иҗатлары да бу җәһәттән куандыра.

Яшь композитор Эльмир Низамов та яңа опера турындагы фикерләре белән уртаклашты.

– Үзем дә композитор буларак, мин «Ак бүре» операсын иҗат итүчеләрнең нинди зур эш башкарганнарын аңлыйм һәм алар алдында баш иям. Опера кебек зур жанрга мөрәҗәгать итү композиторның җитлеккән булуын күрсәтә. Өстәвенә, композитор Зөлфия Рәүпованың «Ак бүре» операсы милли яңгырашлы матур әсәр булып чыккан. Ул чиста опера түгелдер дә, мөгаен, чөнки анда симфоник оркестр өчен каралган өлешләр шактый. Шуның белән ул опера-симфониягә, опера-ораториягә охшап тора кебек. Либретто авторының хезмәтен дә билгеләп үтмичә мөмкин түгел. Либретто язу олы, олпат шагыйрьләрнең генә хәленнән килә иде. 25 яшьтә генә булса да, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин зур, авыр эшкә алынган һәм, минемчә, аны уңышлы гына башкарып чыккан. Рүзәл дә, Зөлфия дә, һичшиксез, зур мактауга лаек.

«Ак бүре» операсы безнең бу жанрда эшли алырлык нинди зур талантлы артистлар, җырчылар барлыгын күрсәтте. Шул ук вакытта татар музыкаль спектакльләре өчен театр, сәхнә булмау проблемасы кискен булып алдыбызга килеп басты. «Ак бүре» операсы да, бер-ике башкарылып онытылыр микәнни? 200ләп кешенең озак вакыт дәвамында зурдан кубып, бөтен осталыкларын салып башкарган хезмәтенең нәтиҗәсе шул бер тапкыр башкарылган спектакльме? Минем үземнең дә «Алтын казан» дип исемләнгән операм бар. Ул да нибары өч тапкыр башкарылды. Ә даими күрсәтер өчен әлеге дә баягы сәхнә юк. Композитор Резеда Әхиярованың шагыйрь Ренат Харис либреттосына иҗат ителгән «Шагыйрь мәхәббәте» операсыннан соң 7-8 ел дәвамында татар опералары куелмады, диләр. Әмма бу татар композиторларының гаебе түгел. Гомумән, соңгы елларда Россия матбугатында опера жанрының кризисы турындагы язмаларны еш укырга туры килә. Ә бездә, киресенчә, бу өлкәдә ниндидер бер җанлылык сизелә. Яшь композиторларыбызның, мәсәлән, бөтенесенең диярлек опералары бар. Радик Сәлимов «Җиде энҗе» этно-мюзиклын иҗат итте. Эльмира Галимованың «Сөембикә канаты», Елена Анисимованың Гоголь әсәрләренә нигезләнеп иҗат ителгән операсы, инде әйткәнемчә, минем «Алтын казан»ым бар. Ә җырчыларыбыз нинди көчле безнең! Артур Исламов, Рүзил Гатин, Эльмира Кәлимуллина, гомумән, «Ак бүре» операсында катнашкан һәр җырчы мактауга лаек. Әмма яшь композиторларны, җырчыларны эш белән тәэмин итеп торырга, осталыкларын камилләштерү өчен шартлар тудырырга кирәк. Һөнәр бит ул көн саен файдалансаң гына үсә, онытсаң, ул кулдан да китәргә мөмкин. Өстәвенә, опера, балет – озак вакыт иҗат ителә торган катлаулы әсәрләр. Җыр язучы композиторлар миңа, зинһар, үпкәли күрмәсен, әмма опера, балетны, җыр язган кебек, бәлки берәрсе башкарыр әле дип, тиз генә иҗат итеп булмый. Опера яки балетның һишчиксез сәхнәләштереләчәген алдан белсә генә, композитор тынычлап, бөтен дөньясын онытып иҗат эшенә керешә ала.

«Сәхнә», 2013, №8 (август)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк