Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
1 сәгать 30 минутлык спектакльнең премьерасы 2025 елның 29, 30 май көннәрендә узачак.
Булачак премьерага багышланган матбугат конференциясендә Кариев театрының баш режиссёры Ренат Әюпов татар театрлары арасында беренче булып махсус хәрби операция темасына спектакль чыгаруларын искәртте. Театр өчен шушы темага багышланган материалны журналист Җәмил Сәлимгәрәев махсус язган. Иҗат төркеме әйтүенчә, бу сценарий күбрәк фильм төшерүгә туры килгән булыр иде, шуңа күрә әлеге сценарийны театр өчен җайлаштырырга туры килә. Чын тормыш вакыйгаларына нигезләнеп язылган әлеге әсәрдә бүгенге вәзгыять күрсәтелә. МХО темасына багышланган спектакльдә танкистны уйнаучы Айрат Шамс әйтүенчә, рольгә әзерлек процессы җиңелләрдән булмый.
Айрат Шамс: «Күреп, белеп торабыз – ул хәзерге вакытта бара. Безнең егетләрнең андагы хис-кичерешләрен, күпме теләсәк тә, төгәл ачып салып булмаячак. Әсәр чыннан да авыр безнең өчен. Чөнки язылу буенча ул гадәти түгел. Без аны беренче укып чыккач та «шәп кино чыгар иде» дидек»
Театрның директоры Илнур Гайниев әйтүенчә, алар актёрларга һәръяклап ярдәм итәргә тырышкан. Танкистларны уйнаучы актёрлар хәтта танк училищесына барып, әлеге хәрби машинаны эченнән өйрәнгәннәр.
Спектакльдә төрле экраннар, экшн-камералар кулланылачак, видеоконтент буенча аерым команда эшләячәк.
Иҗат төркеме: автор - Җәмил Сәлимгәрәев, режиссёр - Ренат Әюпов, режиссёр ассистенты - Эльдар Гатауллин, рәссам - Булат Ибраһимов, композитор - Зөлфәт Вәлиуллин, пластика буенча режиссёр - Артур Шәйдуллин, пьесаны татар теленә тәрҗемә итүче - Илфак Хафизов, сугыш сәнгате буенча консультант - Тимур Сабитов, хәрби киңәшче - Рушан Сәлахов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк