Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклын Беренче татар опералары турында лекция ачып җибәрде. Лектор - Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев. Лекциянең тулы варианты берлекнең социаль челтәрләрендә урын алачак.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, яшь шагыйрь һәм мультиинструменталист Ильяс Фәрхуллин әйтүенчә, ел дәвамында берлектә 52 чара үткәрү күздә тотыла. Күпләр берлеккә әле күптән түгел генә кабул ителгән әлеге яшь егет нафталин исе килә башлаган бу оешмага саф, чиста, яңа сулыш өрер дигән өметтә. Ильясның планнары зурдан, энергиясе ташып тора. Өлкәннәр озын гомерләре буе җыелган тәҗрибә белән уртаклашыр һәм яшьләргә һәрьяклап ярдәм итәр, ә берлекнең ишеге гел ачык булыр, дип ышанасы килә.
Фото - Таңсылу Мостафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк