Логотип
Архив Материалов

Ак нур белән

  Театрның тамаша залы. Халык шыгрым тулы. Биш йөз кеше, алты йөз... Мең кеше! Кемнәр генә очрамый алар арасында? Кемнәр генә җан азыгы эзләп театр ишеген какмый? Юмартлар да килә, са...

 

Театрның тамаша залы.

Халык шыгрым тулы. Биш йөз кеше, алты йөз... Мең кеше! Кемнәр генә очрамый алар арасында? Кемнәр генә җан азыгы эзләп театр ишеген какмый?

Юмартлар да килә, сараннар да.

Эшчәннәр дә йөри, ялкаулар да.

Көләчләр дә монда, моңсулар да.

Җитәкчеләр дә, күмәч пешерүчеләр дә.

Нигә киләләр алар? Ни эзлиләр? Тамашамы? Кәмитме? Матур киемнәрен киенеп, тазарынып, чистарынып, сафланып киләләр дә, сәхнә дип атала торган нәни генә мәйданчыкка күз текәп, тынып калалар.

Нәни дидем дә, сагаеп калдым. Нигә нәни булсын ди сәхнә?! Зур ич ул, гаҗәеп зур: шушы мәйданга тормыш бөтен барлыгы белән сыя лабаса! Кешеләр туалар да, үләләр дә анда. Яшиләр, сөяләр, җиңәләр һәм җиңеләләр. Хак юлны эзлиләр, табалар, шуның өчен һәлак булалар.

Шушы, гадәттә өч ягы төрле җиһазлар, декорацияләр белән капланган шанлы-шөһрәтле мәйдан аша кешелекнең бөтен тарихы, хәзергесе һәм киләчәге уза. Ярсып гаскәр башлыклары килеп керәләр, гайрәтле революционерларның көрәш юллары сызыла, гашыйклар һәм мәзәкчеләр, хакимнәр һәм эшчеләр көн күрәләр.

Залда катлаулы һәм каршылыклы тормыш вәкилләре утыра, сәхнәдә дә шулар тормышының чагылышы. Аталарының, бабаларының, үзләренең тормыш күренешләре. Әнә шул, күрер күзгә нәни генә, уйлап карасаң бөтен җир шарын сыйдыра ала торган мәйданда тормышның чагылышын карарга ил сукмагы өзелми, касса аллары, театр фойелары, чишенү бүлмәләре давыллы көндәге күл өсте сыман кайнап, дулкынланып тора.

Тамаша залы көндезләрен буп-буш...

Репетицияләр булмаса, театр тып-тын. Партердагы урыннар ак җәймә белән томаланган. Җыештыручылар да кычкырып сөйләшмиләр. Тынлыкның кадерен һәр кеше саклый. Биредә чын тынлыкның бәһасен беләләр!..

Тамаша залы кичләрен шыгрым тулы.

Тамаша залы кичләрен дә тып-тын кала.

Залда тыгызлап утырган мең кеше, бар дөньясын онытып, сихерләнеп сәхнәгә йотыла. Уйлый, шатлана, кайгыра, елап җибәрә. Нинди кодрәт тудыра бу тынлыкны? Нинди көч, сихер мең кешенең йөрәген ике-өч сәгать буе бердәй тибәргә мәҗбүр ите?! Юмартны да, саранны да, эшлеклене-эшлексезне, яшьне-картны нәрсә берләштерә?!

Режиссёрның мәгънәле, оста хәрәкәтләргә корылган спектакле кызыксындырамы? Актёрларның уены күңел кылларын шундый киеренкелектә тотамы? Сәхнә рәссамының җанга ятышлы декорацияләре халыкның игътибарын җәлеп итәме?

Катлаулы, бик катлаулы механизм театр! Ул байтак буыннардан тора, чылбырның бар өлешләре бер юнәлештә, бер тында, бер моңда хәрәкәт итәргә тиеш. Шул бердәмлек, бергәлек булганда гына тамашачы сәхнә теленә ышана, аны чын тормышның чагылышы итеп кабул итә. Ә сәхнәдә чын тормышны йөрәккә үтеп керерлек образлар, буяулар, төсмерләр белән чагылдыру өчен режиссёрдан, актёрлардан, рәссамнән һәм сәхнә эшчеләреннән күп нәрсә таләп ителә. Төрле зәвыктагы, төрле яшьтәге, төрле әзерлекле тамашачыны рухи канәгатьләндерү. Аңа эстетик тәрбия бирү эше елдан-ел авырлаша, катлаулана бара.

Әлбәттә, спектакльгә рух өрүче, аның агымын билгеләүче, эш дәвамында очраган бусагаларны бер-бер артлы кичеп үтүче, әсәрнең идея-максат юнәлешен тирәнтен ачучы зат – режиссёр.

Кәгазь битләрендә, атылмаган патроннар кебек, сибелеп яткан сүзләргә тылсымлы илаһи хис бирүче кешеләр – артистлар, сәхнә осталары.

Тормышның бер почмагын бары үзенчә генә күрә белеп, шуны саран детальләр аша сәхнәдә гәүдәләндергән кеше – театр художнигы.

Бу өч төркемгә еш кына композиторлар килеп кушыла, спектакль музыка белән баетыла. Менә шушы көчләр берләшеп тамаша залының күңелен яулап алалар, сихерлиләр, тәрбиялиләр, үстерәләр. Һәр кич меңләгән кешене бергә җыеп, авызына каратып тоту өчен күп көч салына, күп тир түгелә, йөрәк мае сыза!

Шулай булганда гына тамашачылар да сәхнәдә бара торган вакыйгаларның катнашучыларына әйләнәләр, андагы геройлар белән бергә яшиләр, җиңеләләр, көрәшәләр, матурлыкны әшәкелектән, хаклыкны хыянәттән аерырга өйрәнәләр. Сәхнәнең тәэсир көче искиткеч зур, аны бернинди сан-исәпләр белән генә үлчәп бетерерлек түгел. Спектакль ике-өч сәгать кенә барса да, аның бәрәкәте, тәэсир көче атна-айларга бара, кайчагында гомер буе онытылмаслык истәлек булып кала.

Мактаулы, чагыштыргысыз мактаулы хезмәт театрда иҗат итә алу!.. Режиссёрлар, артистлар, театр рәссамнары бездә бөтен халыкның хөрмәтен яулап алып, күз өстендәге каш кебек яшиләр!..

Без монда эшнең нәтиҗәсен, аның ахырын, елганың тамагын күзәттек. Елганың чишмәсе каян чыга? Кайда башлана? Ничек туа?.. Театрның каян башлануы турында байтак акыллы фикерләр әйтелгән, әмма ничек кенә фикер йөртеп карама, һәр спектакльнең чишмәсе борын төрткән урыны – ул язучы-драматургның күңеле, аның йөрәк тибеше. Язучы күңелендә сәхнә аша халыкка әйтәсе килгән яңа фикер туа. Ул шул фикерен үзе сайлаган образларга йөкли, үзен борчыган мәсьәләләрне, драма, комедия, трагедия формаларына төреп, театрга алып бара. Спектакль, һичшиксез, коллектив хезмәте булса да, әсәр иң әүвәл ялгыз кеше күңелендә туа. Шәхеснең кем булуы, аның талант дәрәҗәсе, язучының гражданлык сыйфатлары әсәрнең тирәнлеген, йөзен билгели.

Әйтик, Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт иҗатларының асыл сыйфаты нәрсәдә? Ни өчен, еллар үтә барган саен, без бу авторларны ныграк аңлыйбыз?

Моның сере нәрсәдә соң?

Заманында шаулап барган күп пьесалар мәтәлеп төшеп калганда, аерым бер пьесалар мәңгелек дан яулап алалар. Ни өчен алай?

Кәрим Тинчурин да, Таҗи Гыйззәт тә үз чорының, үз халкының намуслы, саф күңелле, талантлы, эшкә бирелгән көрәшчеләре иделәр. Аларның иҗаты халык язмышына нигезләнеп чәчәк атты, алар язган һәр юл, алар әйткән һәр сүз артында халык язмышы торды. Халыкны сөю Тинчурин, Гыйззәтләрнең яшәү мәгънәсе иде. Алар бөтен барлыклары белән халыкка тугрылыклы булып калдылар. Талантларын чүп-чарга баш идермәделәр, көндәлек вак-төякләр стихиясенә бирелеп китмичә, бер көнлек проблемаларның колы булып ансат юл сайламыйча, авыр көрәш юлыннан – хаклык юлыннан бардылар. Шуңа да халык аларны үзенең чын уллары итеп таныды, мәңгегә үз күңеленә алды. «Күңелдән чыккан гына күңелгә керә» дигән сүзнең асыл мәгънәсен К.Тинчурин, Т.Гыйззәтләр мисалында без тагын бер кат ачык итеп күрдек.

Г.Камал, М.Фәйзи, К.Тинчурин, Т.Гыйззәт хәзерге һәм киләчәк буын драматурглары өчен сүнмәс маяклар булып калдылар. Шушы изге җаннар күңелендә тибеп чыккан саф чишмәләр, бергә берләшеп, давыллы, көчле елгаларга әверелделәр. Ул елга дулкыннарын безнең бүгенге театрларыбыз Мәскәү, Ленинград, Уфа кебек күренекле шәһәр тамашачыларына да илтеп җиткерделәр.

Татар халкының рухи тормышын «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», «Җилкәнсезләр», «Чаткылар», «Ташкыннар» әсәрләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Шушы әсәрләр булмаса, безнең әдәбиятыбыз да, димәк, шуңа бәйле рәвештә без үзебез дә ярлыланган, фәкыйрьләнгән булыр идек. Һәм һич шикләнмичә әйтергә мөмкин, халкыбыз яшәгәндә «Галиябану», «Зәңгәр шәл», «Чаткылар» пьесалары да сәхнәбездән төшмәс. Безнең балаларга, оныкларыбызга юлдаш булып, күңелләрне рәхәтләндереп, яктылыкка, матурлыкка өндәп яши бирерләр.

Драматург сәнгатьтә үз урынын дөрес таба алса, шул урыннан торып юлын билгели белсә, шул юлга тугрылыклы булып кала алса, бу – аның бәхете.

Хәзер театрлар белән эзлекле һәм даими эшләп килүче драматурглар арасында гаять кызыклы авторлар бар. Шәриф Хөсәенов, Юныс Әминов, Хәй Вахит, Туфан Миңнуллин. Тукталып уйлап карасаң, болар бер-берләренә һич охшамаган үзенчәлекле драматурглар. Аларның әсәрләре бер үк театрларда барып, бер үк режиссёрлар тарафыннан куелып, бер үк актёрлар тарафыннан башкарыла. Ә әсәрләре һәрберсенеке үзенчә, һәрберсенеке яңача. Әгәр исемнәр санаудан уза алмаган театр тәнкыйтьчеләре аларны бер бәйләмдә йөртәләр икән, бу – аларның хаталары. Театр тәнкыйтьчеләре сәнгать тирәсендә буталып йөрүчеләрне дә чын драматурглар белән күп очракта бергә бутап йөртәләр.

Театр өчен бик кадерле шушы кешеләр арасыннан бүген минем Юныс Әминов иҗатына тукталасым килә. Менә егерме ел инде Юныс Әминов театр сөючеләрнең мәхәббәтен казанып килә. Ул шушы егерме ел эчендә театр сәнгатен үстерүгә зур көч салды. Минзәлә, Әлмәт, республика Күчмә театрлары, Яшь тамашачылар театры, Бөгелмә театрларында дистәдән артык пьесасы куелды. Иң яхшы берничә әсәре Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уңыш белән уйналды.

Юныс Әминов игелекле язучы булып чыкты. Эшчән, тырыш драматург булып өлгерде. Аның үсүенә, үз юлын табуына республикабызның күренекле театрларыннан Минзәлә дәүләт театры һәм аның баш режиссёры Сабир ага Өметбаевның роле бик зур булды. «Язылмаган законнар» спектакле Юныс Әминовка киң юл ачты.

Юныс Әминовның драматург буларак үзенчәлеге нәрсәдә соң? Моңа кадәр бер генә театр тәнкыйтьчесенең дә моны эзлекле, нигезле итеп ачып бирә алганы юк. Сүз уңаеннан шуны да искәртеп үтәсе килә, безнең тәнкыйтьче иптәшләргә язучыны бөтен бер шәхес итеп карау җитеп бетми. Алар, гадәттә, яңа язылган әсәрне аерып алалар да, бары тик шуның тирәсендә генә, бары тик шуның хакында гына фикер йөртергә тотыналар. Әйтерсең лә аның башка әсәрләре булмаган да, куелмаган да. Мондый өзекләндерү, язучыны шәхес буларак вак кисәкләргә турау күп очракларда ялгыш нәтиҗәләр ясауга да китерә, Иҗат юлында, уңышлар белән беррәттән, уңышсызлыклар да булырга мөмкин, язучының һәр яңа адымы аның элгәреге адымнарының законлы дәвамы итеп каралырга тиеш. Әгәр шулай булса, без бүгенге көндә иң актив, иң төпле драматургларның берсе булган Юныс Әминовның иҗат үзенчәлеге нидән гыйбарәт дигән сорауны куеп та маташмас идек. Язучы бөтен бер шәхес, ул ни турында гына язмасын, нинди жанрда гына иҗат итмәсен, аның һәр сүзендә дөньяга карашы чагыла. Ул нәрсәнедер раслый, яклый, нәрсәнедер кире кага.

Драматургның егерме еллык иҗатына күз ташлаудан элек, аның үзара сөйләшеп утырганда әйткән бер сүзен хәтергә төшереп үтәсем килә. «Менә мине «Язылмаган законнар», «Тамырлар» пьесаларының авторы буларак кына таныйлар. Мин үземне «Умырзая чәчәкләре» авторы буларак та белүләрен бик теләр идем», – диде ул.

Шушы сүзләрдә миңа Юнысның кеше, гражданин, көрәшче буларак бөтен йөзе, бөтен барлыгы ачылып китте. Бик, бик аңладым мин аның тел төбен!

Чыннан да, драматургның үз халкына әйтер сүзе бар, ул шул сүзе белән тынгысызланып, борчылып, кабынып, янып яши. Мәскәүдә Юныс Әминов белән бергә укып, янәшә бүлмәләрдә торган шагыйрь Шәүкәт Галиев болай дип сөйли иде: «Төнге икеләрдә-өчләрдә, тулай торак изрәп йоклаган чакта, кинәт күрше бүлмәдән Юнысның «Галиябану» көенә кычкырып җырлаганы ишетелә башлый».

Белмим, матур җырлыйдырмы, юкмыдыр Юныс, ишеткәнем юк. Әмма төн урталарында җырлап җибәрә икән, димәк, аның күңелендә нәрсәдер уйный, кайный, ташый... Бәлки әнә шул «нәрсәдер» инде кәгазь битләренә төшкәндер. Бәлки ул «Умырзая чәчәкләре»ндәге Максут сүзләредер... Бәлки яңа язылып ята торган әсәрләрдәге яңа кешеләрдер...

Юныс Әминов – беренче пьесасы белән үк үз темасын, үз тавышын тапкан бәхетле язучы. Хәзерге заман татар драматургиясендә авыл тема сын, анда бара торган катлаулы процессларны Юныс Әминов тирәнтен ачып бирә алды. «Язылмаган законнар», «Тамырлар», «Гөлҗәннәтнең җәннәте» һәм әлегә сәхнәгә куелмаган «Үлемнең үлеме» пьесалары бу уңайдан авторның театр аша халыкка әйткән зур сүзләре булды. Юныс тема эзләп әллә кайларга чапмый, аның пьесалары – беренче карашка үзе кебек тыйнак, гади пьесалар. Ләкин аларның һәрберсендә заман чагыла, халкыбызның зур, катлаулы язмышы тасвирлана.

Тарихи темага алынганда да Юныс үз-үзенә тугрылыклы булып кала, ипи-ипекәйне олылый, игенче-кырчының бөек, буйсынмас, горур җаны турында җырлый.

«Умырзая чәчәкләре» пьесасы аның якташларына – Әгерҗе районының Салагыш авылында 1919 елның 14 мартында ак фетнәчеләр тарафыннан вәхшиләрчә үтерелгән Вөҗи Сәхәбиев, Хәбибрахман Күкрәков истәлегенә багышланган.

Чын тарих. Чын кешеләр. Чын көрәшчеләр. Пьесада алар Максут яки башка исемнәр алсалар да, без Совет власте өчен үлә белгән ярлы татар крестьяннарын – Сәхәбиевларны, Күкрәковларны күз алдына китерәбез. Максут – гади, ләкин олы җанлы, гадел, тормыш өчен үлә белүче кеше. Максут – Юнысның идеалы. Максут – җир кешесе, халык вәкиле. Аның артында прототиплары, исән кешеләр торганга гына түгел, Күкрәков кебек якташлары булмаган очракта да Юныс бу пьесасын язар иде.

Ул аны язарга мәҗбүр булыр иде. Драматургның тоткан юлы, яшәү максаты өчен кирәк бу пьеса. Бу пьеса аша ул калган барлык пьесаларына күпер салды. Октябрь көннәрен бүгенге көннәр белән тоташтырды. Әсәрдә тирән мәгънәле бер эпизод бар. Шушы эпизодта яңгыраган сүзләр өчен генә дә Юныс «Умырзая чәчәкләре» пьесасын язар иде. Әсәр геройлары дошман тырна гына эләгеп, үлем көтеп торганда киләчәк турында сүз алып баралар:

– Вакыт үтәр... Берзаман язарлар: 1970нче ел.

– Җитмешенче елларда бу урында нәрсәләр булыр икән?

– Бик зур, бик күп бүлмәле йорт. Бүлмә саен шкафлар. Шкаф саен калын-калын китаплар, тышларына алтын белән язылган...

– ...Кеше арасына чыкканда, аягыбызда лаклы галошлар булыр...

– ...Эчке күлмәк кенә киндер булыр, ә тышкысы ситсы...

– ...Ул заманның кызлары биргән вәгъдәләрендә торырлар. Яратканнарына гына чыгарлар. Туй узгач: «Яратмыйм, кире кайтам», – дип йөрмәс ул заман кызлары... Гаҗәеп тату яшәрләр алар. Хатыннар да ирләрен эткә әйтмәс сүзләр белен тиргәмәс... Сандугачлар кебек тату, дус яшәрләр.

– ...Тормышы да икенче булыр. Игенне дә урак белән урмабыз.

– Эш башында Ленин торса, яңадан сугышы да булмас иде.

Киләчәк җитмешенче еллар турында сөйләшкәч Сәмига: «Мондый чакта үлем турында сөйләргә кирәкми», – дип куя.

Бу сүзләрдә Юныс Әминов ярылып ята. Үзенең барлык әсәрләрендә гаделлекне, әхлакый сафлыкны пропагандалаучы, бары тик матурлыкка гына өндәүче автор үзенең идеалларын әнә шул бөек көрәшчеләргә илтеп ялгый. Ул үзенең идеяләр сукмагын әнә шуннан сала. «Умырзая чәчәкләре»ндә аның идеаллары яши. «Язылмаган законнар»дагы сыер савучы Фәридә дә, «Гөлчәчәк»тәге Гөлчәчәк тә, Максутлар, Сәмигалар хыялланып яшәүче кешеләр. Алар – Күкрәковларның, Сәхәбиевларның турыдан-туры варислары.

Гадәттә, язучылар арасында уңай образларны язу кыенрак, кире образар җиңелрәк табыла дигән сүзләр йөри. Кире образны гади штамплар буенча иҗат иткәндә, шулай да буладыр. Юныс Әминовка уңай һәм кире образларны бердәй осталык, тирәнлек белән иҗат итү хас. Җирне, дөньяны ярата белгән автор киреләрне дә, уңайларны да кешелек сыйфатларыннан аермый. Бу уңайдан «Язылмаган законнар»га һәм «Тамырлар»га мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шәйхенур – автор тарафыннан хөкем ителә торган кеше. Тасма телләргә ышанып үзенең иманын саткан, әнкәсенә, сөекле хатынына хыянәт иткән Шәйхенурны, берәү булса, эттән алып эткә салыр иде. Әмма Юныс ул юлдан китми. Ул башта Шәйхенурны яраттырып өлгерә. Аны җанлы, кешелекле сыйфатлар белән бизәп бирә. Алдагы күренешләрдә Шәйхенур түбәннән түбәнгә тәгәри башлагач, тамашачы ихтыярсыздан аның язмышы өчен тирән борчыла башлый, пассив күзәтүчедән актив катнашучы булып китә.

«Тамырлар» комедиясендә Гапсаттар белән Хәернисадан ничек оста көлә Юныс! Әмма яратып, үз итеп көлә. Чын итеп көлә. Бу карт белән карчык та асылда кеше булып калганнар. Алар үзләренең карунлыклары белән безнең заман кешеләре арасында яраша алмыйча, төрле көлке ситуацияләргә дучар булалар.

Кешеләрне тирәнтен ярата белгән кеше генә алар хакында олы фикер әйтә ала, акны ак, караны кара дип раслаудан курыкмый.

Икәү генә сөйләшеп утырган чакларның берсендә Юныс ярым әрнеп, ярым борчылып: «Мин тешсез игәү хәлендә калуымнан куркам», – дигән иде.

Үз халкының борчылулары, мәшәкатьләре, шатлыгы-кайгысы белән яши торган, үз урынын халыкның уртасында тапкан, аның телен, гореф-гадәтләрен бик яхшы белгән Юныс Әминовның бу сүзләрендә киләчәккә ачык күз белән каравы күренеп тора.

Ул үзен бер генә минутка да гомуми сафтан читтә итеп күз алдына китерми, халыкның гаярь сугышчысы булып калырга омтыла. Шулай яши, шулай яшәрмен дип ышанып тора...

Менә мең кешелек тамаша залы тынып калган.

Шунысы тансык, кадерле тынлыкны тудыруда язучы-драматургның да хезмәте, роле зур. Драматурглар пьесаларын сәхнәдән төрлечә кабул итәләр.

Шәриф Хөсәенов спектакльләренә көн дә килеп йөри, һәрбер ноктасы, өтере өчен борчылып, янып-көеп бетә.

Туфан Миңнуллин, башын бераз арткарак ташлап, хәтәрләнеп, мыегын бөтерә-бөтерә тамаша кыла.

Хәй Вахитның диңгез бөрмәсе кебек гөрләгән көлү тавышы мең кеше арасыннан аерылып тора.

Юныс Әминов песи кебек тын гына, мин икәнен сизмәсәләр ярар иде дигән кебек, мыштым гына карый...

Ләкин бу мыштым кешенең күкрәгендә сүнмәс ут бар: ул аның туган илен, туган халкын сөюдән килә. Шуңа күрә ул ут халык күңеленә ак нур булып төшә.

1971 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк