Логотип
Хәбәрләр

Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде

Балет йолдызы Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде.

Татар Академия дәүләт опера һәм балет театрында Рудольф Нуриев исемендәге 38 нче Халыкара классик балет фестивале үтә. "Жизель" балеты алдыннан "Имперский Русский Балет"ны оештыручы, балет артисты Гедиминас Таранда һәм аның кызы Дэйманте Таранда пресса белән аралашты. 

Гедиминас Таранда: «Казанга гадәттә кыш көне килә идек. Җәй көннәрендә килгән юк иде. Әле машинада барганда ук шәһәрнең матурлануын, яхшыруын күрдек. Җәяү Казансу тирәсен урадык, яр буйлап, Казан Кирмәне тирәли йөрдек. Чәчәкләрне күрик, табигатьнең матурлыгына сокланыйк дип, һәр көнне иртәнге сигездән шәһәр буйлап йөрдек. Шәһәр төзергә, асфальт салырга, йортларны ремонтларга була. Ләкин иң мөһиме – кешеләргә бәхет бүләк итү! Без Казанда шундый күп бәхетле йөзләр күрдек!»

 

Фото – Таңсылу Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021