Бию бәйрәме
Фестивальне гамәлгә куючылар – Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Биектау муниципаль районы, «Биектау» якташлар җәмгыяте. Фестивальдә ...
Фестивальне гамәлгә куючылар – Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Биектау муниципаль районы, «Биектау» якташлар җәмгыяте. Фестивальдә Биектау районы балалар бакчаларыннан һәм мәктәпләреннән 14 коллектив – 500гә якын биюче катнашты.
Фестивальнең иң зур бүләге Гран-прига Шәпше авылы мәдәният йортының «Ровесники» хореография коллективы лаек булды. Бүләкне Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина тапшырды.
Биектауның 1нче номерлы музыка мәктәбе бию коллективы район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин кулыннан 100000 сумлык сертификат алды. «Везунчик» дип аталучы әлеге коллективның шулай итеп исеме белән җисеме тәңгәлләште.
Фестивальдә катнашкан бер генә коллектив та бүләксез калмады. «Конрасты» заманча хореография үзәге, Бөреле музыка мәктәбе биючеләре, «Nest Dance», «Акварель», «Тамчы», «Премьера», «Ровесник», «Ләйсән», «Нур», «Энҗе бөртекләре», «Мандарин» – һәр бию коллективына «Татмедиа» агентлыгы бүләге – кыйммәтле фотоаппаратлар тапшырылды.
Бу матур бәйрәмне бар итүдә зур көч куйган район җитәкчеләренә, «Биектау» якташлар җәмгыяте рәисе Роберт әфәнде Гыйләҗиевкә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөснияргә – афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк