Логотип
Архив Материалов

"Болан-патша"

Әлмәт Татар дәүләт драма театрында Карло Гоцциның «Болан-патша» фьябасы буенча Македония режиссеры Звездана Ангеловска куйган спектакльнең премьерасы узды. Балкан театр мәктәбе, традиция буенча,...

Әлмәт Татар дәүләт драма театрында Карло Гоцциның «Болан-патша» фьябасы буенча Македония режиссеры Звездана Ангеловска куйган спектакльнең премьерасы узды. Балкан театр мәктәбе, традиция буенча, форма байлыгына һәм хәрәкәт динамикасына нигезләнә. «Болан-патша» да бу кагыйдәләрдән искәрмә булмады – пьеса тексты шулкадәр кыскартылган ки, гади тамашачы сюжетны аңлармы икән, дип борчылып куясың. Шул ук вакытта спектакль актерларның ташып торган энергетикасы белән тулы. Бу энергия, тамаша залын тутырып, берәүне дә сәхнәдәге вакыйгаларга карата игътибарсыз калдырмый. Ләкин Италия драматургиясе классигы әсәренең күп мәгънәләрен режиссер төшереп калдырган. Ангеловсканы алар «кызыксындырмый».Бу режиссер өчен классик әсәргә яңа мәгънә салып, үзенә генә хас режиссер «ачкыч»ын табу түгел, текстны актуаль темаларга «сөйләштерү» кыйммәт. Ә бит әлеге пьесаның татар театрында уйналуының бай традицияләре бар. 1949 елда «Болан-патша» мәшһүр ГИТИС төркеменең диплом спектакле була, соңрак аңа режиссер Празат Исәнбәт мөрәҗәгать итә. Режиссерга традицияләр белән «бәхәсләшергә», постмодернизм белән уйнарга да бит! Юк шул... Рәссам Димитрий Хильченко ярдәме белән Звездана Ангеловска әллә йокы патшалыгы, әллә Чеховның «6 нчы палата»сы мохитен тудыра – сәхнә мендәрләр белән тулы, геройлар аларны бер урыннан икенче урынга ыргыта, өсләренә ятып тора, җиһаз буларак куллана. Спектакльдә тагын бер катлам – безгә «Аватар» фильмыннан таныш әкияти урман образы. Колосниклар астыннан әледән әле «Җаннар агачы» төшә, аның фонында костюмнары Кэмерон фильмы күренешләренә бик тә тәңгәл булырлык затлы«болан»нар йөри. Зәвыклы костюмнар, урынын белеп кенә кулланылган төтен, оригиналь ут партитурасы – болар барысы да театрның спектакль кую культурасы артуы турында сөйли.

Спектакль геройларының кыланышлары һәм күп кенә хәрәкәтләре аңлашылып бетми. Баштан ук алынган югары темп гел арта бара, музыканың көчәюе аны тагын да кызулата. Ни хакына соң болар бары да, спектакьнең дәлилләре, нигезе нидә? Тамашачыга шул сорауларга җавап эзләргә, аңлашылмаган нәрсәләргә җавап табу өчен үз фантазиясен эшкә җигәргә туры килә. Әйе, күп нәрсәләр аңлашылмый, ләкин спектакль үтә дә кызык. Метафоралар, образлар чылбыры сюжет-мотивация сызыгыннан өстенрәк бара. Әгәр дә режиссер Россия психологик мәктәбе вәкиле булса, без аны мәгънәләр җитмәүдә гаепли алыр идек. Ләкин Ангеловсканың башкача уйларга һәм эшләргә «хакы бар». Ул Көнбатыш Европа театрының уен алымнарын, Брехтның эпик театры тәҗрибәләрен, бүгенге көн театраль юнәлешләрен берләштерә. Режиссер, күрәсең, максатчан рәвештә, Европа театрының бер генә юнәлешен – дель арте комедиясен читләтеп уза. Италиянең карнавал битлекләре театрына аталып язылган «Болан-патша»да режиссерны карнавал рухы бөтенләй кызыксындырмый. Карнавал булса да, ул ниндидер хастаханә пациентлары һәм  ак халатлы персонал көче белән тормышка ашырылган бәйрәм...

Укучыда мәкалә авторына спектакль ошамаган, ахрысы, дигән тәэсир калырга мөмкин. Бу алай түгел. Кама аръягы театрларының сирәк спектаклен бер тапкыр караудан соң янәдән карау теләге туа. Режиссерның гаять күләмле эше, үз фикерен белдерергә теләве, текст белән бәхәскә керүе күренә. Башка стилистик чишелешләргә күнеккән актерларның хезмәте – режиссер биременә туры китереп уйнарга тырышулары сизелә. Актерлар ансамбле бар. Бу ансамбльдә аеруча Рамил Минханов (Дерамо) белән Рафик Таһировны (Тарталья) аерып әйтәсе килә. Раушания Фәйзуллина башкаруында Смеральдина да кызыклы, югары лиризмга ия Клариче образы (Мәдинә Гайнуллина), яшь талантлы актриса Эльмира Яһудинаның Чиголетте образына үзенчәлекле яңгыраш бирүе дә игътибарга лаек. Пластика, эмоцияләр көче – актерларның уйнау сәләте чигендә.

Спектакльнең сәнгати чишелеше, режиссер алымы турында озак бәхәсләшергә мөмкин. Ләкин, җәмәгатьчелектә бу спектакльнең зур резонанс тудыруы бәхәссез – премьерага театрга моңарчы артык игътибар күрсәтмәгән тамашачы да килгән иде. «Болан-патша» Әлмәт театрын дөньякүләм театраль процесска якынайту, Европа фестивальләрендә катнашу перспективасы тудыру, актерлар палитрасын баетуда, һичшиксез, зур роль уйный торган спектакль. Республиканың театраль тормышында бәхәсле, ләкин күренекле вакыйга да әле ул.

«Сәхнә», 2011, №5 (май)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк