Логотип
Архив Материалов

Халык күңелендә

Хөсәен Уразиковка 80 яшь РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты, Ленин ордены кавалеры Хөсәен ага Уразиков – татар совет театрын үстерүгә зур көч салган шәхесләрнең берсе. Аның и...

Хөсәен Уразиковка 80 яшь

РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты, Ленин ордены кавалеры Хөсәен ага Уразиков – татар совет театрын үстерүгә зур көч салган шәхесләрнең берсе.

Аның иҗат биографиясе 1919-20нче елларда Самара шәһәрендә башлана. «…Таланган, җимерелгән авыллар, шәһәрләр. Илдә ачлык, хәерчелек. Ләкин шушы авыр елларда да партия һәм хөкүмәтебез халыкның рухи һәм сәяси аңын күтәрү кирәклеген онытмады. Илдә бер-бер артлы йөзәрләгән хәрби труппалар, театр һәм концерт бригадалары оештырыла. Аң-белем һәм рухи җан азыгына сусаган халык массасы ташкын булып шунда ашкына. Клуб, театр, культура сарайларының ишекләре һәрвакыт алар өчен ачык иде. Алардан билет та сорамадылар, керү өчен акча да түләтмәделәр», – дип сөйли Хөсәен ага, үз иҗат биографиясенең шул башлангыч елларын искә алып.

Самара хәрби округының политик бүлеге каршында төзелгән татар театр студиясенә укырга килгәндә, Хөсәен Уразиков инде тормышның ачысын-төчесен татырга да, Беренче бөтендөнья сугышында катнашып, окопларда кан коярга да һәм Октябрь революциясе елларында кулына корал тотып яшь Совет республикасын сакларга да өлгергән була. Профессиональ театр сәхнәсенә путёвканы аңа шушы студия җитәкчеләре – күренекле артист, режиссёр, драматург Кәрим Тинчурин һәм атаклы артист Зәйни Солтанов бирә. Студияне тәмамлагач, башта ул үз укытучысы К.Тинчурин җитәкчелегендәге хәрби труппада эшли, берникадәр вакыттан соң аны Ташкент мәгариф Комиссариаты каршындагы хәрби труппага күчерәләр. 1921 елны Хөсәен Уразиковны Дүртенче татар бригадасы командиры Якуб Чанышев үз бригадасына чакыртып ала. 1923 елда инде ул Казан татар театрында, 1927 елда Мәскәү татар театрында, ә 1930нчы елдан башлап Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли.

Ярты гасырдан артык сузылган иҗат гомерендә Хөсәен Уразиков никадәр образларны үзе аша үткәрә! Аларны санап чыгу өчен генә дә бик күп вакыт кирәк булыр иде. 300дән артык алар. 300 характердагы 300 кешенең язмышы! Ә бит алар бер-берсеннән үзләренең тышкы кыяфәтләре, тавыш үзенчәлекләре белән генә түгел, эчке хасыятьләре, яшәү ритмнары белән дә аерылып торырга тиеш. Боларның берсе дә артист өчен җиңел һәм тиз генә бирелми.

Сәхнә остасы Хөсәен ага Уразиков башкарган рольләрне күз алдыннан кичергәннән соң, анда ике теманың бер-берсенә бәйләнеп баруын күрергә мөмкин. Карт эшче Левшин («Дошманнар»), каравылчы карт Тимай («Чаткылар»), Биктимер карт («Ташкыннар»), Гыйният карт («Изге әманәт»), Айнулла бабай («Хәерле юл») һәм башка шундый уңай образлар аша артист кешеләрне ярату, олылау, аларның язмышы өчен борчылу темаларын күтәреп чыга. Ә инде Мисбах хаҗи («Җилкәнсезләр»), Линяев («Бүреләр һәм сарыклар»), Гайфулла («Ут»), Ишан («Зәңгәр шәл»), Тархан («Хуҗа Насретдин»), Юныс хаҗи («Хаҗи әфәнде өйләнә») һәм башкалар кебек тискәре образлар аша Хөсәен ага комсыз һәм вак җанлы, мәкерле кешеләргә карата тамашачыларның нәфрәтен уята.

Татар театрының алтын фондына кергән дистәләрчә образлар галереясын иҗат итү белән бергә, Хөсәен Уразиков – озын гомерле спектакльләр куйган күренекле режиссёр да. Аның режиссёрлык эше 1936 елда ук башлана. Татар дәүләт академия театрында ул куйган беренче спектакль Таҗи Гыйззәтнең «Мактаулы заман» әсәре була. Уразиковның режиссёрлык талантын ачкан шушы спектакльдән соң ул татар, рус, тугандаш республика драматурглары һәм дөнья классикларының һәм дөнья классикларының дистәләрчә әсәрләрен сәхнәгә куйды.

«Хөсәен ага артистларга ышана. Шуңа күрә аның белән эшләү җиңел дә, күңелле дә, нәтиҗәле дә. Ихтирамым һәм рәхмәтем зур минем бу кешегә», – ди ТАССРның халык артисты Һ.Солтанов.

Х.Уразиков 1944 – 1949 елларда Татар дәүләт академия театрының художество җитәкчесе булып эшли. Бу чорда аның режиссёрлык эше тагын да җәелеп китә. Ул «Миңлекамал», «Банкрот», «Хуҗа Насретдин», «Каюм Насыйри», «Диңгездәгеләр өчен», «Мулланур Вахитов» һәм башка шундый дистәләрчә уңышлы спектакльләр куя.

Х.Уразиков театрның художество җитәкчесе булып эшләгән елларда яшь язучыларга драматургия һәм сәхнә кануннарын өйрәнүдә һәм шулай ук реалистик образлар иҗат итүдә зур булышлык күрсәтте. Аның заман сулышын һәм таләпләрне сизүе, шул таләпләргә җавап бирү омтылышы күп кенә драматургларны театрга якынайтырга мөмкинлек бирде, һәм бу драматурглар Хөсәен аганың җиңел кулы белән татар совет драматургиясен күренекле әсәрләр белән баеттылар.

Югарыда әйтелгән эшчәнлекләреннән тыш, Хөсәен Уразиков – татар театрлары өчен кадрлар сайлауда һәм аларны тәрбияләүдә зур көч куйган педагог, татар театрлары өчен төрле телләрдән дистәләрчә сәхнә әсәрләрен татарчалаштырган тәрҗемәче, үзенең оригиналь әсәрләре булган драматург та.

Өлкән сәхнә остасы хәзер лаеклы ялда. Тик Хөсәен ага өчен өйдә кул кушырып утыру хас түгел. Ул үзендә озак еллар буе тупланган татар театрына кагылышлы материаллар өстендә эшли. Сәхнә йолдызлары турында истәлекләр яза, үз драма әсәрләрен, тәрҗемәләрен кабат иҗади күзлектән үткәрә.

 

 

Архив материаллары буенча Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.

Редакциядән: чор һәм автор стилистикасы сакланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк