Логотип
Архив Материалов

Хәтердәге учаклар

Татар халкына тиңнәр арасында лаеклы урын яулау өчен көрәш барганда ут-ялкынсыз гына була мыни? Димәк, учак урыннары да, төзәлмәгән яралар – йөрәк пешүләр дә бик күп. Шуңа күрә безнең әңгәмәгә ли...

Татар халкына тиңнәр арасында лаеклы урын яулау өчен көрәш барганда ут-ялкынсыз гына була мыни? Димәк, учак урыннары да, төзәлмәгән яралар – йөрәк пешүләр дә бик күп. Шуңа күрә безнең әңгәмәгә лирик ноталарга караганда публицистика элементлары, әрнүле хәтирәләр күбрәк килеп керде.

– Фәндәс абый, бер шагыйребез «татар халкын уяту өчен йөз Фәүзия кирәк, йөз Фәндәс», дип язып йөргән көннәрдә сезнең сафларга татар язучылары да килеп кушылды. Халык язмышы, татарның киләчәге өчен һәр кеше үзе сайлаган ысул белән көрәште. Туфан абый исә көрәшнең берничә ысулын эшкә җикте – каләмне дә, сәхнәне дә, трибунаны да, халык белән турыдан-туры аралашуларны да. Сезнең якынаеп, дуслашып китү дә шул көрәш мәйданында булгандыр дип уйлыйм.

– Безнең Туфан белән танышу, якынаю читтән торып булды. Мин 70 нче еллар ахрында Казанга кайткач, иң әүвәле драматург Туфан Миңнуллин белән аның пьесалары буенча куелган спектакльләр аша таныштым. Аның фикердәшем икәнен тойдым. Туфан Миңнуллинның иҗатының башында ук, хәтта комедия жанрында язылган әсәрләрендә үк милләт өчен борчылу нык абайлана иде. Туфан 1989 – 1991 елларда элеккеге СССР Югары Советының Татарстаннан сайланган депутаты булып эшләде. Аның Мәскәү трибунасыннан сөйләгән чыгышы нык истә калган. Чыгышы гына мыни, Туфанның репликасы гына да ни тора иде! Министрлар Советы Рәисе Николай Иванович Рыжков доклад ясап ята. Илдә реформалар үткәрүнең авырлыгына зарлана. Илне идарә итү кыен, ди. Шунда залдан Татарстаннан сайланган депутат Туфан Миңнуллин аваз сала: «Не надо было столько завоевывать, если не можете управлять!» Бу репликаны бөтен Советлар Союзы ишетте. Татарлар тирән яшерелгән горурлык тойгысын беркадәр иреккә чыгарып тантана итте.

– Бу бит әле демократия җиле кузгала гына башлаган заман.

– Шул елларда кузгалды инде ул Хөррият җиле. 90 нчы еллардагы Татарстан Югары Советы сессияләре көрәш мәйданына әйләнде. Без Туфан белән күрешеп танышканнан бирле теләктәшләр, фикердәшләр булдык. Татарстан Югары Советында 1990-1995 елларда миңа Туфан белән бергә эшләргә туры килмәде. Аннары 1995 елдан икебез дә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булдып бергә эшләдек, бергә көрәштек.

– Туфан абый сезнең зирәклеккә, йөгерек зиһенгә, фикерне төзек һәм саллы итеп әйтә белүегезгә соклана иде. «Фәндәс ул коеп куйган халык трибуны, коеп куйган сәясәтче», – ди торган иде.

– Туфан мине гел үсендереп торды, югары бәяләде. Ни үкенеч, мин үзем аның турындагы фикерләремне кешеләр ишетерлек итеп әйтә алмый калдым. Иң үкенечлесе – аның безнең арадан китүе! Олыгаеп җиткәч, гомерем кичке якка авышканда яшьтәш, замандаш, фикердәш дус кешемне югалту – ул минем өчен якты дөньямның тараеп, караңгыланып, сүрелеп калуы булды.

– Сез хәзер «Яңа татар пьесасы» конкурсларында драматургларны хөкем итәсез. Жюри рәисе. Димәк, бу җәһәттән дә дуслык бушка китмәгән.

– Әйе, нәрсәгә алынсак та, фикер уртак иде. Әйтик, Татар милли университетын булдыру идеясе белән яндык-көйдек... Ни кызганыч, булдырып чыга алмадык. Гуманитар университет өчен бина төзетү өчен дә бергә көрәштек. Бергә булдык. Милли университетыбызны булдыру өчен көрәштә үзем эшләгән эшләрне Туфанныкы дип, Туфанныкын үземнеке дип ышаныч белән әйтә алам. Аера алмыйм. Әмма каршы торучы көчләр бездән һәм безнең башка фикердәшләребездән көчлерәк, дөресрәге мәкерле булып чыктылар.

– Милли университет хыял гына булып калды. Татар телен дәүләт теле итү өчен күпме көч сарыф ителде. «Татарстанның суверенитеты турында декларация» кабул ителүдә дә Сез һәм Туфан абый кебек депутатларның өлеше зур булды. Чүкеч белән сандал арасындагы депутатлар идегез сез. Хакимият белән халык арасындагы.

– Шулай. Халык бит ул үзенең ун ел депутат булып утырып ун сүз дә әйтә алмаган депутатларын искәрми, ә җан-тән белән көрәшкән берничә депутаттан гадел законнар, үткен фикерләр өмет итә, шул эшләгән депутатларны битәрли, дәгъвалый, гаепли. Ә бит татар тормышы, мәдәнияте өчен әһәмиятле, кадерле һәр нәрсәне аждаһа авызыннан тартып алган кебек алырга туры килә иде. Хәтерләсәң, моңнан егерме еллар элек Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры чит илләргә йөри торган күчмә театрга әйләнә башлагач, без – өч депутат: Туфан, Рәзил Вәлиев һәм мин ул театрыбызны татар халкының югары музыка сәнгатен үстерү үзәге итеп саклап калу өчен Дәүләт Совтында күпме көрәштек! Эндәшмичә утыручы күпчелек безне хупламады. Без җиңелдек. Инде менә 20 ел ул театрыбыз читтә шабашкада йөри. Анда татар музыка культурасын үстерү кайгысы юк. Туфан бу хәлне бик авыр кичерде.

– Хәтерлим. Театрдан татар җырчыларын – Галина Казанцеваны, Зилә Сөнгатуллинаны, хәтта Хәйдәр Бигичевны да кысрыклый башлаганнар иде.

– Менә шул вакытта Давоста дөньяның бөтен элитасы җыелды. Анда Россия беренче мәртәбә катнашты. Мәдәни программа Россиягә тапшырылган иде. Россия мәдәният министрлыгы моны Татарстанга йөкләде. Бездән Зилә Сөнгатуллина, Мәскәүдән Ринат Ибраһимов киттеләр. Өчтән бер өлеше татар романсларыннан, арияләреннән торган концерт программасын алар үзләре әзерләгәннәр. Аларның 40 минутка исәпләнгән чыгышлары 4 сәгать диярлек концертка әверелгән.

– Ул хәлләр истә әле. 1996 ел иде бит бу. Кайтуына Зилә Сөнгатуллинаны театрда аңа каты шелтә бирелү хакындагы фәрман каршылый. Хөкүмәтебез җибәргән Зиләнең Давоста булган көннәрен «прогул» дип билгеләгәннәр! Театрдагы башбаштаклыкны фаш итеп, мин дә мәкалә язган идем. Ул мәкалә чыккач, даими комиссия утырышы җыелган иде. Зилә Сөнгатуллина судлашып та йөрде.

– Әйе, аннары бу вакыйганы без Дәүләт Советы сессиясенең көн тәртибенә кертә алдык. Туфанның шул чагында әрнеп әйткән сүзләре хәтердә. «Минтимер Шәрипович, – дигән иде ул, – теләсә кайсы министрыгызны теләсә кайсы вакытта алыштырып куярга мөмкин. Әмма Зилә Сөнгатуллина кебек җырчыны алыштырып булмый. Нишлисез сез?» Их, берәр вакыт, бәлки, театрда да тәртип урнашыр. Туфан гына нәтиҗәсен күрә алмады. Йөрәге чыдамады.

– Безнең милләт башына төшкән казаларга йөрәк чыдарлык мыни соң! Татар авылы язмышы өчен җаны көйде. Татар гаиләсе фондын гамәлгә куйды, Татар гаиләсе кодексын язды. В.В. Путин имзалаган 309 нчы санлы фәрман барыбызның да тез астына сукты. Бер Туфан абый һәр мәктәп өчен берәм-берәм көрәшүен дәвам итте.

– Тукай яшәгән, XX гасыр башында татар интеллигенциясенең милли үзәге булган «Болгар номерларын» җимерүне Туфан аеруча авыр кичергән иде. Тукайны тагын бер кабат үтерүгә тиңләгән иде бу коточкыч вәхшилекне. Туфанның үзенең дә күпмедер гомерен кыскартуда шул кыргыйлыкның өлеше барына шигем юк. Система яндырды аны. Безнең сәер кешелексез система.

– Дуслык бинасы гадәттә хәтергә уелып калган мизгел-кирпечләрдән төзелә. Алтын кирпечләрдән.

– Әлбәттә шулай. Минем хәтердә дә бар алар. 2005 елның җәендә Гуманитар университетның Болак буендагы бинасы ачылуны көтеп алган идем. Ул бина Татар гуманитар институтына бирелергә тиеш иде бит. Ә ул институтның, бердәнбер татар югары уки йортының барлыкка килүендә минем өлешем дә бар иде. Институтның үз бинасына күчүе минем өчен бәйрәм көн иде. Туфан белән икәү киттек ул бинаны ачу тантанасына. Ул чакырылган. Мин билетсыз. Милиция тора. Президентны көтәләр. Туфан үтте. Мине үткәрмиләр. Шуннан соң Туфан да кире чыкты, Шаймиев килгәч тә кермәде. Минем белән тимер койма артында басып калды. Онытыла торган гамәл түгел бу. Туфан милләтне туплый, берләштерә алучы олы шәхес, мораль лидер иде. Яшь буын өчен әхлакый камертон иде ул. Әмма беркайчан да читтән ничек күренәм икән дип уйламады. Ә уйлаганын, кемнең кем булуына карамастан, бәреп әйтә иде. Милләткә битараф кешеләрне сөймәде. Туфанның кайвакыт үтә ихласлыгы номенклатура уен кагыйдәләренә бәрелеп яралана торган иде. Ул эшли торган депутатлар белән генә дус була ала иде. Ул татар өчен янып-көйгән депутатны гына кешегә санады. Аның кешеләрне бәяләү критерие шул иде.

– «Ни кызганыч! Ни үкенеч!» – дип әйтә торган нәрсәләрнең күплеге бигрәк тә йөрәкне әрнетә.

– Татар депутатын әрнеткән нәрсәнең иң әшәкесе беләсеңме нәрсә? Аңа үзебезнең хакимият белән, татар түрәләре белән көрәшергә туры килүе. Еш кына, эш пеште дигәндә генә депутатлар җиңелүгә дучар ителәләр. Югыйсә бит татар мәгарифе, татар мәдәнияте өчен безнең хакимият үзебезнең депутатларга каршы түгел, федераль үзәкнең татарга каршы сәясәте белән көрәшергә тиеш! Үзебезнекеләр белән көрәшү күпме көчен алды Туфанның.

– Ул соңгы елда ару-талуныы белми язды, ашыгып-ашыгып эшләрен түгәрәкләргә тырышты. Уйлап куйган драма әсәрләрен...

– Юк, юк, язып бетермәде. Ул әле, һичшиксез, халкыбызның язмышына багышланган тетрәндергеч драма, бәлки, трагедия әсәре язар иде. Андый әсәрне ул тәмам гайрәте чиккәч язмый калмас иде. Ләкин Туфан явызлыкның чамасызлыгына һаман ышанып бетә алмый иде әле.

– Парламенттагы Туфан абый рухын ничек һәм кемнәр дәвам итәр икән?

– Аз инде дәвамчылар. Разил Вәлиев, Азат Зыятдинов...

– Кем алыштырыр?

– Яңа драматурглар, бәлки, мәйданга чыгар. Әмма депутат Туфан тусын өчен милли хәрәкәтнең, халыкның уянуы, җанлануы, күтәрелүе кирәктер.

– Фәндәс абый, Туфан абый җәйнең бер матур көнендә сезнең Урман Арты бистәсенә «мальчишник»ка ашыга торган иде. Мондагы ямьлелекне күргәч, аның ашкынуы аңлашыла хәзер.

– Монда без яккан учак урыннары байтак. Шул учаклар тирәсендә без корган әңгәмәләр онытылырлык түгел. Сирәгәябез. Миркасыйм Госманов китте, Туфан юк. Ләкин җыелырбыз әле. Разил бар, Марсель бар, Гәрәй бар...

– Хәтирәләр бар. Эз калдырып киткән кешеләрнең гомерен якты хәтирәләр озынайта.

– Әле күңел сагышта, телләр бәйдә шул. Быел, әнә, сандугачлар да сайрамый. Менә бу ясмин куагын сандугачлар ярата торган иде.

– Туфан абый бакчасындагы ясмин куагына күченгәндер алар.

– Булыр, булыр, чөнки ясминне Туфан миннән алып утыртты.

 

«Сәхнә», 2012, №6 (июнь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк