Логотип
Архив Материалов

Кадерле мизгелләр

Аның бу мавыгуына мең рәхмәтле без, чөнки Туфан абыйның фотолары хәзер бер юанычыбыз, шуларга карап сагынуыбызны бераз басабыз... Күпме күңелле вакыйгалар, күпме матур мизгелләр ул фотоларда......

Аның бу мавыгуына мең рәхмәтле без, чөнки Туфан абыйның фотолары хәзер бер юанычыбыз, шуларга карап сагынуыбызны бераз басабыз... Күпме күңелле вакыйгалар, күпме матур мизгелләр ул фотоларда...

 

1. «Мин бик кызыклы гаиләдә үстем. Бер-берсе белән ни холык, ни белем мәсьәләсендә капма-каршы булган ир белән хатын минем әтием һәм әнием иделәр. Характерлары килешмәгән, шуңа аерылышканнар, дигән уйдырмага мин ышанмыйм. Әгәр дә алай булса, минем әти белән әни бер генә сәгать тә яши алмаган булырлар иде. Ә алар кырык биш ел бергә яшәделәр». Туфан Миңнуллин.

 

 

2. «Аның янында мине берни дә куркытмый. Үкенечем – итәк тутырып балалар таба алмадым. Театрны күбрәк яраттым шул!» Нәҗибә Ихсанова.

(Фотода: Туфан абый, Нәҗибә апа, кызлары Әлфия, оныклары Диләрә, Данияр, Диләрәнең ире Руслан)

 

 

3. «Әти минем тормышымның беренче минутында миңа очраган чын ир һәм чын ир нинди булырга тиеш дигән эталон». Кызы Әлфия.

(«Сәхнә» журналы редакциясендә 2010 елда төшкән фото)

 

 

4. «Бабай табын янына бөтен гаиләнең бергә җыелуын ярата иде. Һәркайсыбызда ачкыч булса да, бер-беребезгә ишек ачу, киткән кешене бергәләп озатып калу да бабай керткән традиция. Мин аның традицияләрен үз гаиләмә дә күчердем». Оныгы Диләрә.

(2010 елда төшкән фото. Фотода: Туфан абый, Диләрә, аның ире Руслан һәм кечкенә Сәйдә)

 

 

5. «Бабайны күзлексез һәм мыексыз танымас идем, ә үземне бабайсыз адәм баласы дип кабул итә алмас идем». Оныгы Данияр.

( 2010 елда Язучылар йортында төшкән фото)

 

 

6. Туфан абый үзен авылыннан башка күз алдына да китерә алмый иде. «Авылга көн саен, атна саен кайтып йөрмим. Ләкин аның якында икәнлеген, авылга тиз генә кайтып җитү мөмкинлеген белү күңелне тынычландыра», – дигәне истә калган. Бу фотолар Туфан абыйның туган ягында төшерелмәгән. Ашыт буена ял итәргә баргач төшкән фоторәсемнәр болар. Шул баруда Туфан абый бу урынга гашыйк булды. Бирегә без кабат-кабат киләчәкбез әле...

 

 

7. Щепкинчылар Туфан абый күңеленең иң түрендә иде. Сабакташларының һәрберсе, хәтта, бу дуслыкка бигүк тугры булмаганнары да, бик якын иде аңа. Аларның һәр роленә, һәр яңалыгына шатлана, кулыннан килгәнчә барысына да ярдәм итә иде Туфан абый. Бу фотолар 2011 елны җәендә щепкинчыларның укуны тәмамлап кайтуларына 50 ел тулган көннәрдә төшерелгән.

 

 

8. Сонгы елны Туфан абый – Оренбург юлына, Оренбург театры Казан юлына тузан кундырмадылар. Оренбурлар куйган «Нәзер» спектаклен бик яратты Туфан абый. Аның ярдәме белән әлеге спектакльне Татарстанның һәр төбәге күрә алды.

(Фотода: Люция һәм Рөстәм Абдуллаевлар, Туфан абый, Рифкать Исрафилов)

 

 

 9. Сабантуй Туфан абыйның иң яраткан бәйрәме иде. Ә Сабантуйларда матур киенгән кунаклар, тәңкәләр, чулпылар, күтәренке рух – Туфан абый күңеленә хуш килерлек бар нәрсә дә бар.

 

 

10. Туфан абыйның эш өстәле... Анда укылмый калган «Казан утлары» журналы, «Сувар» газеты... Чуаш телендә чыгучы газетны махсус соратып ала иде Туфан абый, күршеләребезгә аерым игътибары бар иде аның. Бәйрәмнәрдә «Сувар» кызларына да күчтәнәчләр алып килә иде.

 

 

11. Безнең редакциядә 2012 елның 23 мартында төшкән фото. Кызганыч... бергәләп төшкән соңгы фотобыз ул.

 

 

12. Туфан абыйның бакчасында ул үзе эшләп өлгермәгән эшләрне эшләдек. Ул яраткан чәчәкләрне утырттык, кыяр утырттык, кишер, чөгендер чәчтек. Ул көнне күңелгә бер генә минутка да «Туфан абый юк» дигән уй килмәде.

 

Туфан абый китте... Башка вакытта: «Мин китсәм, җибәрәсезме мине, кызлар?» – ди иде. Бу юлы сорап тормый гына китте дә барды. Шунлыктан киткән кебек тә түгел ул...

 

«Сәхнә», 2012, №6 (июнь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк