Курчак театрында премьера белән сезон ачылу (фото)

20 октябрьдә "Әкият" Татар дәүләт курчак театры яңа сезонны ачты. Кечкенә тамашачыларга "Чебурашка һәм аның дуслары" (Эдуард Успенский әсәре буенча Владимир Фечин инсценировкасы) әкиятенең премьерасы күрсәтелде. Спектакльнең режиссеры – Илдус Зиннуров. Рәссам – Валентина Губская. Владимир Шаинский көйләренә аранжировкаларны Юрий Чаплин ясаган. Пластика буенча режиссер – Гүзәл Мәннәпова.
Театрның татар труппасы беренче спектаклен 21 октябрьдә уйнаячак. Бу көнне балаларга "Су анасы" (Габдулла Тукай әкияте буенча, Зиннур Хөснияр инсценировкасы) спектакле тәкъдим ителәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 март 2023 - 11:16
-
22 март 2023 - 15:43
-
22 март 2023 - 10:02
-
20 март 2023 - 14:19
-
18 март 2023 - 14:21
-
17 март 2023 - 09:26
-
16 март 2023 - 16:40
-
16 март 2023 - 13:36
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте